Мегаобучалка Главная | О нас | Обратная связь


Тест. “Сыйфат” 3 класс



2015-11-20 2271 Обсуждений (0)
Тест. “Сыйфат” 3 класс 4.75 из 5.00 4 оценки




1. Сыйфат нәрсәне белдерә?

А) предметны

Б) предметның билгесен

В) предметның эшен, хәрәкәтен

2. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә? 3 класс

3. А) нишли? нишләде?

4. Б) кем? нәрсә?

В) нинди? кайсы?

3. Күп нокталар урынына сыйфатлар өстәп, җөмләләрне күчереп яз.

... тиен ботактан ботакка сикерә. Куак астында ... төлке посып

утыра... аю җиләк ашап йөри.Болында чәчәкләр үсә.

Чәчәкләргә күбәләкләр куна. Кошларның ... тавышлары

ишетелә. (хәйләкәр, йөнтәс, җитез, төрле, чуар, матур)

4. Хаталы сүзне тап.

1) шәһәрләр

Урамлар

Кызлар

4) төннәр

5.Нәрсә? соравына җавап биргән сүзне тап.

Шагыйрь

Эт

3)дәү әни

Табиб

6. Капма- каршы мәгънәле сүзне тап. Киң-

Озын

Биек

Тар

4) кечкенә

7. Сүзләрне татарчага тәрҗемә итеп яз. Третье марта. Сильный буран. Большое полотенце. Обед. Звонкий согласный звук. Голубое море. Дождливый день. Мамины руки.

Тест. “Сыйфат д әрәҗәләре”. 4 класс

1. Сыйфатларны укыгыз, гади дәрәҗәдәгеләрен
генә сайлап языгыз.

Көчле, сары, уйчан, татлы, сусыл, кызгылт, аксыл, аңлы, ак, яшькелт, түм-түгәрәк, иң матур, матуррак, чип-чибәр, мактаулы, сугышчан, аграк, кара, шат, акыллы, текә, тозлы, юан, кызыл.

2.Гади дәрәҗәдәге сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсенә куеп, парлап языгыз.

Озын, биек, җылы, түгәрәк, ак, зур, тәбәнәк, кыска, кичке, кара, салкын, кечкенә, җәйге.

З.Сүзтезмэлэрне укыгыз. Сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсенә куеп, күчереп языгыз.

Тәмле алма. Сары яфрак. Кышкы көн. Куе сөт. Тимер көрәк. Төнге җил.

4. Бирелгән сыйфатларны чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәләренә куеп, үрнәктәгечә языгыз.

Зәңгәр. Куе. Сыек. Көчле. Биек. Караңгы. Зур. Сай. Кайнар. Салкын. Киң.

Үрнәк: кайнар, кайнаррак, кап-кайнар, бик кайнар!

Тест. “Җөмлә” 4 класс

1. Текстны җөмләләргә бул.

Яз җитте.апрель табигатькә тагын бер гүзәллек китерде, язның беренче чәчәкләре уяна башлады.үги ана яфрагы чәчәк атты урманда умырзаялар күренде май башларында язгы яшенле яңгырлар явыл үтте, күк күкрәде.агачлар яфрак ярды,урмаң тагын да матурланды,

2.Кучереп языгыз. Ия белән хәбәрнең астына сызыгыз.

Балалар зур каен төбендә утыралар. Әйләнә-тирәдә биек юан агачлар үскән. Агам башлары арасыннан зәңгәр кук күренә. Җиргә түшәлгән сары яфраклар өстендә алтын нурлар уйнаклый. Яфракларда иртәнге чык ялтырый.

3.Җөмләләргә иярчен кисәкләр өстәп яз.

Җил исә. Болыт килә. Яңгыр ява. Гөрләвекләр ага.

4.Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп яз.

1. таң, урман, өстендә, атты, сызылып

2.тавышы тирә-якны, кошлар, яңгырата

З.ететләр,керештеләр, чабарга, печән

4.күңелле,һавада, саф,иртәнге, эшләве,нинди

5.Тексттагы җөмләләрнең тәртибе буталган. Аларны дөресләп языгыз.

Су өсте тып-тын. Менә инде аларның балык сала торган чиләкләре дә тул ы п ки л ә.Таҗи аларньгң барысын да чиләккә сала бара. Кармакны бер дә тик тотмыйлар. Балыклар бик яхшы чиртәләр. Балык яхшы эләккәнгә, вакыт үтүе дә тоелмый. Таҗиның әтисе баглыкларны тарта да чыгара

б.Бирелгән сузтезмэләре кертеп, хикәя, сорау һәм өндәү җөмләләр төзе. Ям.ле җәй; кара бол.т; к.зык хикәя.



2015-11-20 2271 Обсуждений (0)
Тест. “Сыйфат” 3 класс 4.75 из 5.00 4 оценки









Обсуждение в статье: Тест. “Сыйфат” 3 класс

Обсуждений еще не было, будьте первым... ↓↓↓

Отправить сообщение

Популярное:
Как построить свою речь (словесное оформление): При подготовке публичного выступления перед оратором возникает вопрос, как лучше словесно оформить свою...
Личность ребенка как объект и субъект в образовательной технологии: В настоящее время в России идет становление новой системы образования, ориентированного на вхождение...



©2015-2024 megaobuchalka.ru Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. (2271)

Почему 1285321 студент выбрали МегаОбучалку...

Система поиска информации

Мобильная версия сайта

Удобная навигация

Нет шокирующей рекламы



(0.006 сек.)