Мегаобучалка Главная | О нас | Обратная связь


Портреты Тукая, Пушкина, Горького, Амирхана



2015-12-04 390 Обсуждений (0)
Портреты Тукая, Пушкина, Горького, Амирхана 0.00 из 5.00 0 оценок




24.Укыгыз. Прочитайте. Read.

Без Казанда Кәрим Тинчурин урамында яшибез. Дустыма Гагарин урамына барырга кирәк. Бауман урамында зур кибетләр, матур кафелар һәм рестораннар күп. Гафу итегез, мин Ибраһимов проспектын белмим. Минемчә, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры Татарстан урамында урнашкан.

25.Сорауларны дәвам итегез. Продолжите вопросы. Complete the questions.

Казанда сез кайсы ..............................? Әйтегез әле, Казан циркы ........................? Хәзер сезгә кайсы урамга .................................? Кремль урамында ..............................? Бу урамның ......................................?

 

6.

Дусларыбыз турында ничек сөйлибез? Как рассказываем о друзьях?

How to tell about friends?

+26Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


Минем дусларым күп.У меня много друзей.I have many friends.

Иң якын дусларымның исемнәре – Динә һәм Әнәс.Имена моих самых близких друзей – Дина и Анас. My best friends are Dina and Anas.

Алар Казанда яшиләр.Они живут в Казани. They live in Kazan.

Дусларым - бик күңелле кешеләр. Алар акыллы, юмарт, ярдәмчел.Мои друзья очень весёлые люди. Они умные, щедрые, отзывчивые. My friends are very cheerful people. They are smart, generous, helpful.

Мин дусларымны бик яратам.Я очень люблю своих друзей. I love my friends very much.

27.Җөмләләрне тулыландырыгыз. Дополните предложения. Complete the sentences.

Дусларымның исемнәре - .............................. Алар .......................... яшиләр.

Дусларым - ..................... кешеләр. Дусларым безгә ................ киләләр. Дусларым .................................... кызыксыналар.

 

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ!MEMORIZE!


иң якын –самый близкий-the closest, the best

бик якын –очень близкий -very close


28.Җөмләләрне дәвам итегез. Complete the sentences.

Иң якын дустымның исеме - ................. Ул .................. яши. Аңа .......... яшь. Ул .................. укый. Дустым бик ................... . Ул ....................... белән кызыксына. Мин дустымны ..............

29. Иң якын дустыгыз турында сөйләгез. Расскажите о самом близком друге. Speak about your best friend.

+30.”Ак калач” җырын тыңлагыз һәм өйрәнегез. Прослушайте песенку “Белый калач” и выучите. Listen to the song “The White Bun” and learn it by heart.

Ак калач

Булатның туган көненә

Без пешердек ак калач:

Менә шундый ул биек,

Менә шулай тәбәнәк,

Менә шуның киңлеге,

Менә шуның тарлыгы,

Ак калач, ак калач

Теләгәнеңне сайлап кач!

Рис. каравай

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!

Кушымчаларның ялгану тәртибе – порядок присоединения аффиксов- The order of adding endings:

шәһәр – шәһәрләр – шәһәрләребез –шәһәрләребездә;

дус – дуслар –дусларым – дусларымның;

бәйрәм – бәйрәмнәр –бәйрәмнәрегез – бәйрәмнәрегезгә.

31.Татарча әйтегез. Скажите по-татарски. Say it in Tatar.

На наших уроках, моим учителям, вашим родственникам, в наших школах, мои друзья, твои книги, её словари.

32.Сүзләр белән җөмләләр төзеп әйтегез. Составьте предложения со словами. Make up sentences with the following words.

Әниемне, урамнарыбызда, дусларыгызга, дәфтәрләреңне, укытучыңа, туганнарыгыздан.

7.

Үткән эш турында ничек әйтәбез? Как говорим о прошедшем действии?

How to indicate an action in the past?

+33.Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


- Кичә Сез кая бардыгыз?

- Кичә мин театрга бардым.

-Куда Вы ходили вчера? Where did you go yesterday?

- Вчера я ходил в театр. I went to the theatre yesterday.


34.Укыгыз. Прочитайте. Read.

Дүшәмбе көнне мин концертка бардым. Сишәмбе көнне син кайда булдың? Чәршәмбе көнне ул кайдан кайтты? Пәнҗешәмбе көнне без музейга бардык. Җомга көнне сез театрда булдыгызмы? Шимбә көнне алар кая киттеләр? Ял көнне сез нишләдегез? Җәен сез кайда ял иттегез?

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!

-де/ -ды, -те /-ты – билгеле үткән заман хикәя фигыль кушымчалары – аффиксы прошедшего определённого времени глагола- Past Definite form endings.

Ул нишләде? Что он делал? What did he do?: Ул барды,килде,китте, кайтты- барлык формасы – положительная форма- positive form.


Мин бардым

Син бардың

Ул барды

Без бардык

Сез бардыгыз

Алар бардылар


Ул бармады,килмәде,китмәде,кайтмады -юклык формасы – отрицательная форма- negative form.

35.Сорауларга җавап бирегез. Ответьте на вопросы. Answer the questions.

Шимбә көнне син кая бардың? Кичә син нәрсә укыдың? Якшәмбе көнне син кайда булдың? Бүген сәгать ничәдә тордың? Дәресләрдә нишләдең? Гафу итегез, Сез кемне сорадыгыз?

ИГЪТИБАР ИТЕГЕЗ!ОБРАТИТЕ ВНИМАНИЕ! PAY ATTENTION!

Чыгарга (чык-): ул чыга - ул чыкты; выходить:он выходит – он вышел; to leave: he leaves – he left

Табарга (тап-): ул таба – ул тапты; находить: он находит- он нашёл; to find: he finds – he left

Куркырга (курык-): ул эттән курка – ул салкыннан курыкты;бояться: он боится собаки- он испугался холода;. to be afraid: he is afraid of working – he was afraid of the cold.

36.Үрнәк буенча диалог төзегез. Make up a dialogue according to the model.

Үрнәк:

- Кичә син кибеткә бардыңмы?

- Бардым.

- Нәрсәләр алдың?

- Сөт һәм икмәк.

37. Үткән заманда әйтегез. Скажите в прошедшем времени. Say in the Past tense form.

Сез кайчан (кайтырга)? Син кая (барырга)? Ул кем белән (сөйләшергә)? Алар нәрсә (тыңларга)? Дустың кайсы кибеткә (барырга)? Алар сезгә ничә китап (бирергә)? Дәрестә сез нәрсә (сөйләргә)? Ул синнән нинди сүзлек (алырга)? Җомга көнне син кайда (булырга)? Сәгать дүрттә кем (килергә)? Алар нәрсә (кабатларга)? Сез аңардан нәрсә (сорарга)? Син кем белән татарча (сөйләшергә)? Бүген ул кая (китәргә)?

38.Укытучыгызга 5 сорау языгыз. Напишите 5 вопросов вашему учителю. Give five questions to your instructor.

39.Үрнәк буенча языгыз һәм укыгыз. Напишите по образцу и прочитайте. Write down word combinations according to the model and read them.

Үрнәк: акыллыкешеләр.

Салкын ..................., кызыклы ................., зур ........................., җылы ..........

кечкенә ................, яңа ...................., матур ........................, яхшы ...................

40.Сорауларны дәвам итегез һәм җавап бирегез. Продолжите вопросы и ответьте на них.Complete the questions. исправить

бу кемнең .........................?

хәзер сәгать .....................?

Кабатлагыз әле, сезгә ................................?

бүген ..............................?

алар ..................?

ул нишләргә .....................?

41.Дөрес җавапны табыгыз. Найдите правильный ответ. Find the correct answer.

Айсылу татар театрында бул..........

1) –ды 2) – ты 3) – де

Булат дусты белән Мәскәүгә кит...........

1) – ты 2) - те 3) – де

Фәридә татар теле дәресендә монолог сөйлә...........

1) - ды 2) – де 3) - те

Илһамия яңа сүзләрне кабатла........

1) - де 2) – ты 3) - ды

42.Дөрес әйтегез. Скажите правильно. Say it correctly.

Кемнең? Лилия......... китабы, туганнарыбыз........ өе;

Кемне? Дустымның энесе……, шәһәр мэры......;

Нәрсәне? Татар сүзләре......., яңа сүзләр......;

Кая? Шәһәр........, Мәскәү шәһәре........;

Кайда? Дәрес......., татар теле дәресе.........;

Кайдан? Бәйрәм......, Яңа ел бәйрәме..........;

Кайчан? Июнь........, июнь ае........ ;

Ул нишли? Ул кайт........., кил........;

Ул нишләде? Ул бар......., кил...., кайт......, кит......

43.Рифмалап сүзләр куегыз һәм диалогларны укыгыз. Прочитайте диалоги, используя в рифму слова. Read the dialogues using rhymjing words.

- Кая бардың?

- Бакчага. Ә син кая?

- …………………..

************

- Җылы ........... җитте.

- Дустым ............... китте.

СҮЗЛЕКЧӘ.СЛОВАРИК.VOCABULARY


арзан –дешёвый-cheap

әйбер –вещь- thing

башкала – столица-capital

бәя –цена-price

белән – с, на- with, by

гаилә – семья-family

җәяү – пешком- on foot

иң – самый-the most

йөрергә – ходить-to walk, go

кайтырга – возвращаться- to return, come back

куркырга – бояться- to be afraid

күренекле –видный- famous, outstanding

кыйбат –дорогой-expensive

мөнәсәбәт –отношение-relation, attitude

сәүдә үзәге – торговый центр- shopping centre, mall

сынлы сәнгать – изобразительное искусство- fine art

сум – рубль- rouble

сүз – слово- word

табарга –находить-to find

тату – дружная-tight-knit

тиен – копейка- kopeck

туган –1) родной; 2)родственник - 1) native, 2) relative

туарга –рождаться- to be born

туганлык – родственный-kinship

урынбасар –заместитель-deputy

үткән заман – прошедшее время -Past Tense

хәтерләргә – помнить- remember

шагыйрь – поэт-poet

юмарт – щедрый-generous

язучы – писатель- writer

якын – близкий-close

Яңа ел бәйрәме – Новый год- New Year

яратырга – любить- to love

ярдәмчел – отзывчивый- helpful


ҮЗ-ҮЗЕГЕЗНЕ ТИКШЕРЕГЕЗ!ПРОВЕРЬТЕ СЕБЯ! CHECK YOURSELF!

+1. Сүзләрне тыңлагыз. Кайсы сүзне ишетәсез, шуны билгеләгез. Прослушайте слова. Отметьте то, которое слышите. Listen to the words. Tick off the word you hear.

 

Бер бәр

 


Бар бор

 


Көз кыз

 


кыш кош

 


тор тар

 

соры сары

 


гел гөл

 

+2. Дикторның сорауларын тыңлагыз һәм пауза вакытында җавап бирегез. Прослушайте вопросы диктора и ответьте на них в паузу. Listen to the questions on the recording and answer in pauses.

Синең исемең ничек?

......................................

Син кайдан?

.....................................

Хәзер син кайда яшисең?

..........................................

Син кайда укыйсың?

....................................

Син ничә тел беләсең?

.......................................

3.Кирәкле сүзләрне куеп, сорауларны укыгыз һәм җавап бирегез. Прочитайте вопросы, вставляя нужные слова, и ответьте на них. Complete the questions, read and answer them.

Бүген ничәнче .................? Бүген ......... көн? Бүген ничә градус ..............? Хәзер ................. ай? Декабрь ................. ай? Сәгать ..........? Гафу итегез, Сезгә ........... кирәк? Сездә .................. бармы?

4.Дөрес әйтегез. Скажите правильно. .Say it correctly.

Мин шәһәр.....яшим. Дустым авыл.... яши. Мин мәктәп..... укыйм. Апам университет..... укый. Әнием кибет..... эшли. Әтием фирма...... эшли. Гаиләбез...... дүрт кеше бар.

5.Җөмләләргә сораулар куегыз. Поставьте вопросы к предложениям. Make up questions to the sentences.

.............................................? Бу – китап.

.............................................? Бу китап минеке.

............................................? Бу дәфтәр аныкы түгел.

.............................................? Миндә татарча-русча сүзлек юк.

............................................? Бездә татарча газеталар бар.

............................................? Мин өч тел беләм. Бу- татар, рус, инглиз телләре.

.............................................? Бу туристлар Казахстаннан.

..............................................? Әниемнең исеме – Сөембикә.

...............................................? Апам бар.

................................................? Абыем юк.

................................................? Кичә мин театрга бардым.

................................................? Хәзер сәгать дүрт.

6.Җөмләләрне язып бетерегез. Допишите предложения. Complete the sentences.

Мин – Салават, ә бу ...............................

Бу – Гөлшат, ә бу ....................................

Мин Казаннан, ә ул .................................

Без Мәскәүдән, ә алар ...............................

Дустым Самарада яши, ә мин ...................

Абыем университетта укый, ә мин ...........

Бүген шимбә, ә иртәгә ..............................

7.Дөрес җавапны табыгыз. Найдите правильный ответ. Find the correct answer.

Мин......... русча-татарча сүзлек юк.

1) –да 2) – дә 3) – ңа

Казан шәһәре......... матур урыннар бик күп.

1) – ндә 2) - нда 3) – дә

Дустымның әни........... тәрбияче.

1) - е 2) – се 3) – сы

Без татар театры........ булдык.

1) –да 2) – на 3) – нда

Җәен алар Санкт-Петербург....... бардылар.

1)- га 2) – ка 3) - та

8.Үтенечегезне белдерегез. Выразите просьбу. Express a request.

Укучылар, бу сүзләрне татарча дөрес ..........................

Дустым, миңа китабыңны ...........................

Әни, тәрәзәне ................................

Булат, бу сорауга ............................

Салават, кибеткә ..........................

9.Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.

бу кем?

бу нәрсә?

Әйтегез әле, бу нинди сүзлек?

бу кемнең китабы?

алар нәрсә укыйлар?

ул кемне сорый?

10.Боеруларны дөрес әйтегез. Скажите правильно повеления. Say the commands correctly.

Тәнзилә, тәрәзәне (ачарга). Илдус, ишекне (ябарга). Әминә һәм Әмир, укытучыны (тыңларга). Балалар урамга (чыгарга). Ул бу журналларны (карарга). Син бу сүзләрне (кабатларга). Дусларым, татарча да, русча да яхшы (белергә).

11.Дөрес языгыз. Напишите правильно. Write it correctly.


әякие

б…л….н

х…з…р

д…р…с

уякиү

т…гыз

…кыт…чы

төз…че


12.Дөрес языгыз. Напишите правильно. Write it correctly.


-а-яки

мин бар….м

син кил…сең

ул кит…

 

-ыйяки

без сөйл…без

сез тыңл…сыз

алар аңл…сыз


ТЕЛ КЕШЕНЕ ДУС ИТӘ.ЯЗЫК СБЛИЖАЕТ ЛЮДЕЙ. LANGUAGE UNITES PEOPLE

Җиденче дәрес.Седьмой урок. Seventh Lesson

1.Телләр өйрәнү турында ничек әйтәбез? Как говорим об изучении языков? How to speak about learning languages?

2.Татар теле дәресләре турында ничек сөйлибез? Как рассказываем об уроках татарского языка?How to talk about the Tatar language lessons?

3. Кешенең милләте турында ничек сорыйбыз? Как спрашиваем о национальности человека? How to ask about a person’s nationality?

4.Мәгълүматның дөрес булуы турында ничек әйтәбез? Как говорим о правильности информации? How to indicate that information is correct?

5.Бәйлекләрне ничек кулланабыз? Как употребляем послелоги? How to use postpositions?

6. Юклык алмашлыкларын ничек кулланабыз? Как употребляем отрицательные местоимения? How to use negative pronouns?

1.

Телләр өйрәнү турында ничек әйтәбез? Как говорим об изучении языков?

How to speak about learning languages?

+1.Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


- Хәзер сез нинди тел өйрәнәсез?

- Без татар телен өйрәнәбез.

- Какой язык вы изучаете сейчас? What language are you learning now?

- Мы изучаем татарский язык. вWe are learning the Tatar language.


2.Укыгыз. Прочитайте. Read.

Туган телең нинди? Туган телем - татар теле.

Мәктәптә нинди телләр өйрәнәсез? Мин рус, татар һәм инглиз телләрен өйрәнәм.

Син татарча яхшы сөйләшәсеңме? Мин татарча яхшы аңлыйм, ләкин начар сөйләшәм.

Син испанча беләсеңме? Испанча белмим, французча гына беләм.

Ә төрекчә беләсеңме? Әйе, төрекчә дә бераз беләм.

Син кайсы телдә яхшы сөйләшәсең? Мин русча гына яхшы сөйләшәм.

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ!ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!

гына/генә, кына/кенә – кисәкчәләр – частицы- particles.

Ул гына– только он - only him/her, мин генә–только я- only me,Булаткына –только Булат- only Bulat, Фәрит кенә – только Фарит- only Farit.

3. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.

Син нинди телләрдә сөйләшәсең? Татарча яхшы беләсеңме? Татар теле дәресләрендә нишлисез? Татар теле укытучыгыз кем? Укытучыгыз дәрестә татарча гына сөйләшәме? Татар теле дәресе атнага бер тапкыр гына буламы? Сезнеңчә, татар теле матур телме? Ә дустың бер тел генә беләме?

4.Диалогларны тулыландырыгыз. Дополните диалоги. Complete the dialogues.

- Сез ............ телләрдә сөйләшәсез?

- Мин .......... һәм ............ телләрендә ........................

- Ә гарәпчә ...............................?

- Кызганычка каршы, ............... белмим.

****

- Дустың ................тел белә?

- Ул ........ тел ........

- Төрекчә ................?

- Юк, ....................

****

- Әйтегез әле, сезнеңчә, татар телендә иң матур сүз нинди?

- ....................

- Бу сүз русча ничек була?

- ...........................

ИГЪТИБАР ИТЕГЕЗ!

Татарча сөйләшәм – говорю по-татарски- I speak Tatar.

Татар телендә сөйләшәм. разговариваю на татарском языке- I speak the Tatar language.

5.Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.

Үрнәк:

- Гафу итегез, Сез татарча сөйләшәсезме?

- Әйе, аз гына сөйләшәм.

- Тагын нинди телләр беләсез?

- Рус һәм инглиз телләрен яхшы беләм.

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ!ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!

туган тел –родной язык- mother tongue, native language

чит тел –иностранный язык- foreign language

берничә тел –несколько языков- several languages

+6.Телләр турында мәкальләрне тыңлагыз һәм истә калдырыгыз. Прослушайте пословицы о языках и запомните. Read the proverbs about languages and memorize them.

* Телләр белгән – илләр белгән.

* Тел Төмәнгә илтә.

* Теле барның – иле бар.

2.

Татар теле дәресләре турында ничек сөйлибез? Как рассказываем об уроках татарского языка? How to speak about knowing languages?

+7.Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


- Сез татар теле дәресләрендә нишлисез?

- Татарча аралашабыз, диалоглар һәм монологлар сөйлибез, яңа сүзләр һәм кагыйдәләр белән танышабыз.

- Что вы делпете на уроках татарского языка? What do you do at the Tatar language lessons?

- Мы общаемся по-татарски, рассказывем диалоги и монологи, знакомимся с новыми словами и правилами. We communicate in Tatar, tell dialogues and monologues, learn new words and rules, read, write.


8.Укыгыз. Прочитайте. Read.

Бүген татар теле дәресе була. Дәрес сәгать бердә башлана. Башта без татарча сөйләшәбез, укытучының сорауларына җавап бирәбез. Аннары татарча диалогларны тыңлыйбыз һәм укыйбыз, яңа сүзләрне кабатлыйбыз, биремнәрне эшлибез.

Рис. На уроке тат. языка

9.Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.

Татар теле дәресләре кайсы көннәрне була? Татар теле дәресләрендә сез нишлисез? Сез кемнәр белән татарча сөйләшәсез? Дәрестә сез кемнең сорауларына җавап бирәсез? Әйтегез әле, татар теле дәресләре кызыкмы? Дәресләрдә җырлар, шигырьләр, тизәйткечләр, мәкальләр өйрәнәсезме?

10.Дөрес әйтегез. Скажите правильно. Say it correctly.

Мин татар теле дәресе....... барам. Татар теле дәресе........ без сөйләшәбез, тыңлыйбыз, укыйбыз, язабыз. Укытучы дәрес........ безгә күп сораулар бирә. Без укытучы....... тыңлыйбыз, аның сораулары........ җавап бирәбез.

11.Диалогны тулыландырыгыз. Дополните диалог. Complete the dialogue.

- Сез татар теле дәресләрендә .........................?

- Укытучыны .............., җөмләләр ..................., яңа сүзләрне ...............

- Сорауларга .....................?

- Әйе, әлбәттә, ............................

- Укытучыгызның исеме ничек?

...........................

12.Җөмләләрне дәвам итегез. Продолжите предложения. Complete the sentences.

Мин бер чит тел генә ..................... Әтием инглизчә бик яхшы ................... Ул татар гимназиясендә гарәп телен ................ Без бу җөмләләрне һәм сүзләрне ......................... Алар өч ай инде төрек телен ................. Миңа алманча белергә .................

13. Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.

Үрнәк:

- Без бу сүзләрне яхшы белергә тиешме?

- Әлбәттә, тиеш.

+14. Тизәйткәчне дөрес әйтегез. Скажите правильно скороговорку. Say the tongue-twister correctly.

Мич башында биш мәче,

биш мәченең биш башы.

Биш мәченең биш башына

Ишелмәсен мич ташы.

+15.Текстны тыңлагыз, укыгыз һәм татар теле дәресләре турында сөйләгез. Прослушайте, прочитайте текст и расскажите об уроках татарского языка. Listen, read the text and tell about the Tatar language lessons.

Мин телләр белән кызыксынам. Хәзер мин татар телен өйрәнәм. Татар теле дәресләре атнага ике тапкыр була. Татар теле дәресләрендә без сөйләшәбез, диалоглар сөйлибез, яңа сүзләр өйрәнәбез, грамматик кагыйдәләр белән танышабыз, аларны кабатлыйбыз һәм истә калдырабыз. Без текстлар укыйбыз, аларны тәрҗемә итәбез, төрле биремнәр эшлибез. Укытучы безгә сораулар бирә. Без аны тыңлыйбыз һәм җавап кайтарабыз. Кайбер дәресләрдә без монологлар сөйлибез. Укытучы безне татарча сөйләшергә һәм аралашырга өйрәтә. Ул безне татарча җырлар һәм шигырьләр, мәкальләрһәм тизәйткечләр белән таныштыра. Без аларны дөрес әйтергә өйрәнәбез. Татар теле дәресләре бик кызыклы.

Телләр белгән – илләр белгән, диләр.

+16.“Туган тел” җырын тыңлагыз һәм өйрәнегез. Прослушайте песню”Родной язык” и выучите. Learn the song “The Native Language”.

Диск 5 №1

3.

Кешенең милләте турында ничек сорыйбыз? Как спрашиваем о национальности человека? How to ask about a person’s nationality?

+17.Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


 


- Кәрим, гафу итегез, Сез татармы?

- Әйе, мин татар.

**********************

- Карим, извините, Вы татарин? Karim, excuse me, are you Tatar?

- Да, я татарин. Yes, I’m Tatar.


- Гафу итегез, Сез татармы?

- Юк, мин - рус.

 

- Извините, Вы татарка? Excuse me, are you Tatar?

- Нет, я русская. No, I’m Russian.


ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!


татар –татарин, татарка-Tatar

рус –русский, русская- Russian

төрек – турок, турчанка-Turkish

 

үзбәк –узбек, узбечка-Uzbek

казах –казах, казашка-Kazakh

әрмән–армянин, армянка-Armenian


рис. Люди разных национальностей

18. Сорауларга җавап бирегез. Ответьте на вопросы. Answer the questions.

Әйтегез әле, әтиегез һәм әниегез татарлармы? Сезнеңчә, Экрем әфәнде төрекме? Акира әфәнде японмы? Сорарга ярыймы, бу испан кызымы? Синеңчә, бу фин егетеме? Дустың русмы, татармы?

19.Диалогларны тулыландырыгыз. Дополните диалоги. Complete the dialogues.

- Гафу итегез, Сез ..............?

-Юк, мин ..................

-Сез татарча яхшы .......................?

- Әйе, ...................

***

- Гафу итегез, сез төрекме?

- Әйе, ............................

- Сез кайдан?

- …...................

20.Үрнәк буенча диалог төзегез.Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.

Үрнәк:

-Татарча яхшы беләсеңме?

- Яхшы беләм, мин татар кызы бит. Гаиләбездә татарча гына сөйләшәбез.

+21.“Әби белән бабушка” шигырен тыңлагыз һәм ятлагыз. Прослушайте стихотворение “Бабушка” и выучите наизусть. Listen to the poem “Grandmother” and learn it by heart. Диск 5 № 41

4.

Мәгълүматның дөрес булуы турында ничек әйтәбез? Как говорим о правильности информации?

How to indicate that information is correct?

+22.Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


- Казан – бик матур шәһәр.

- Әйе, дөрес, Сез хаклы.

 

 

- Казань – очень красивый город. Kazan is a very beautiful city.

- Да, верно, Вы правы. That’s right, you are right.


23.Укыгыз. Прочитайте. Read.

Татар авазларын һәм сүзләрен дөрес әйтегез. Син бу җөмләне дөрес укымадың, кабатла әле. Мин яңа сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнәм. Кызганычка каршы, җавапларың дөрес түгел. Бу сүзне кем дөрес әйтми? Бу җавапны кем дөрес язмады? Дөрес җавапны беләсеңме?

ИГЪТИБАР ИТЕГЕЗ!ОБРАТИТЕ ВНИМАНИЕ! PAY ATTENTION!

Нинди?Дөресҗавап.Какой? Правильный ответ. What kind? A correct answer.

Ничек?Дөресҗавап бирә.Как? Правильно отвечает. How? He answers correctly.

24. Диалогларны тулыландырыгыз. Дополните диалоги. Complete the dialogues.

- ........................................................................................?

- Әйе, дөрес, разговаривать сүзетатарча сөйләшергә була.

***

- ... ?

- Юк, син бу сүзне дөрес әйтмәдең.

25. Үрнәк буенча диалогларлар төзегез. Составьте диалоги по образцу. Make up a dialogues according to the model.

Үрнәк:

- Волга сүзе татарча Идел буламы?

- Әйе, дөрес, шулай.

******

- Фудзияма тавы Австралиядәме?

- Юк, дөрес түгел, Япониядә.

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!


Кемнән?От кого? From whom? Президенттан, министрдан,дустымнан,Әнәс әфәндедән.

Кемгә?Кому?To whom? Президентка, министрга, дустыма, Әнәс әфәндегә.

Кемдә?У кого? Президентта, министрда,дустымда,Әнәс әфәндедә.

26. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.

Әйтегез әле, бу мәгълүмат кемнән? Сез беләсезме, бу открытка Руттанмы?

Гафу итегез, бу мәгълүмат кемгә? Бу документны кемгә бирергә кирәк? Бу китапны кемнән алырга мөмкин? Кирәкле кәгазьләр кемдә? Татарча журнал Фәриттә генә бармы? Зур сүзлек кемдә бар?

27.Рифмалап сүзләр куегыз һәм диалогны укыгыз. Прочитайте диалог, исползуя в рифму слова. Read the dialogue using rhyming words.

- Бу китап кемгә?

- Саматка.

- Бу сүзлек кемгә?

-.....................

-Бу билет кемгә?

- .....................

- Бу пакет кемгә?

-.......................

6.

Бәйлекләрне ничек кулланабыз?Как употребляем послелоги?

How to use postpositions?

+28.Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


- Бу китап нәрсә турында?

-Татарстанның башкаласы – Казан турында.

 

 

- О чём эта книга? What is this book about?

- О столице Татарстана – Казани. About Tatarstan capital – Kazan.


***


- Бу рәсемле сүзлек кем өчен?

- Балалар өчен.

- Для кого этот картинный словарь? Who is this picture dictionary for?

- Для детей. For children.


ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ!ЗАПОМНИТЕ!MEMORIZE!

Турында, белән, өчен, саен, аркылы, кебек (шикелле, сыман, төсле); кадәр; соң, бирле, башка – бәйлекләр –послелоги - postpositions.

29.Җөмләләрне тулыландырыгыз. Дополните предложения. Complete the sentences.

Шимбә көнне дусларыбыз белән ................. бардык. Мин Татарстан турында кызыклы .........................укыдым. Балалар урам аша ................ . Ул әтисе кебек ............ булырга тели. Мин бу китапны дустым өчен ........................ Без көн саен татарча ................ Дүшәмбегә кадәр ул ..................... Спектакльдән соң без кафега ................. Яздан бирле алар ................ Татарча-русча сүзлектән башка миндә ......................

30. Сүзләр белән җөмләләр төзегез. Составьте проедложения со словами. Make up sentences with the following words.

Татарлар турында, апам белән, сездән соң, сиңа кадәр, алар өчен, дәрестән соң, җәйгә кадәр, ел саен, атна саен, шимбәдән бирле, синнән башка, әнием кебек.

31.Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.

Бу китап нәрсә турында? Татар теле дәресендә сез нәрсәләр турында сөйләшәсез? Циркка нәрсә белән килдегез? Дәрескә кадәр син нишләдең? Дәрестән соң кая барасың? Җәйдән соң кыш киләме? Иртәгә сез сәгать ничәгә кадәр укыйсыз? Синнән соң кем җавап бирә? Алардан башка тагын кем татарча белә? Дустың әнисе кебек укытучы булырга телиме? Син кемнәр белән аралашырга яратасың?

32.Дөрес әйтегез. Скажите правильно. Say it correctly.

Җәйге ял вакытында мин яңа дуслар белән (танышырга). Кичә без гаиләбез белән стадионга (барырга). Алар миңа Казан турында (сөйләргә). Татар теле дәресендә без Татарстан тарихы турында текст (укырга). Кичкә кадәр ул паркта (булырга). Кыштан соң яз (килергә).

33. Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.

Үрнәк:

-Син кемнән соң килдең?

- Русланнан соң.

7.



2015-12-04 390 Обсуждений (0)
Портреты Тукая, Пушкина, Горького, Амирхана 0.00 из 5.00 0 оценок









Обсуждение в статье: Портреты Тукая, Пушкина, Горького, Амирхана

Обсуждений еще не было, будьте первым... ↓↓↓

Отправить сообщение

Популярное:



©2015-2024 megaobuchalka.ru Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. (390)

Почему 1285321 студент выбрали МегаОбучалку...

Система поиска информации

Мобильная версия сайта

Удобная навигация

Нет шокирующей рекламы



(0.014 сек.)