Мегаобучалка Главная | О нас | Обратная связь


Саннарны ничек кулланабыз? 5 страница



2015-12-04 483 Обсуждений (0)
Саннарны ничек кулланабыз? 5 страница 0.00 из 5.00 0 оценок




1.

Бәйрәм белән ничек котлыйбыз?Как поздравляем с праздником?

How to congratulate on a holiday?

+1.Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


Бәйрәмегез котлы булсын! Сезгә сәламәтлек, уңышлар, бәхет һәм шатлыклар телисем килә.

 

- Пусть будет счастливым Ваш праздник! Хочется пожелать Вам здоровья, успехов, счастья и радостей. Congratulations! I’d ike to wish you health, happiness and joy.

- Thank you so much!


*************


- Бәйрәм белән, кадерле дустым! Сиңа укуыңда уңышлар, мәхәббәт телим.

- С праздником, дорогой друг! Желаю тебе успехов в учёбе, любви. Congratulation on the holiday, my dear friend! I wish you good results in studying love.

-

-

-

-

- Рәхмәт! Теләкләрең тормышка ашсын!

- Спасибо! Пусть сбудутся твои пожелания. Thanks! Let your wishes come to life!


Рис. Образцы поздравлений

2.Укыгыз. Прочитайте. Read.

Кадерле дуслар! Сезне мәктәпне тәмамлавыгыз белән котлыйбыз!

Хөрмәтле Әнәс әфәнде! Сезне юбилеегыз белән котлыйм!

Дустым Сәрия! Туган көнең котлы булсын!

Фәрит һәм Фәридә! Туегыз мөбарәк булсын!

Хөрмәтле ветераннар! Сезне Җиңү көне белән ихлас күңелдән котларга рөхсәт итегез!

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ!MEMORIZE!


Мөбарәк булсын!–Пусть будет благословенным!-Congratulations!

уңыш –успех-success

бәхет –счастье-happiness

шатлык –радость-joy

мәхәббәт –любовь-love

сәламәтлек-здоровье-health

ихлас күңелдән – от всей души- from the bottom of one’s heart

бәйрәм итәргә- праздновать- celebrate


3. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.

Сиңа кайсы бәйрәм күбрәк ошый? Бәйрәмдә кемнәрне котлыйсың? Бәйрәмнәрдә кемнәргә хатлар язасың? Сине кемнәр котлый? Җиңү көнендә кемнәрне котлыйлар? Россиядә Укытучылар көне кайчан була? Сез укытучыгызга нинди теләкләр әйтәсез?

4.Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.

Үрнәк:

- Әнием, сине 8 нче март бәйрәме белән котлыйм! Сиңа сәламәтлек, шатлыклар һәм бәхетләр телим!

- Бик зур рәхмәт, кызым, теләкләрең тормышка ашсын!

Рис. Поздравление с днем учителя

5.Үрнәк буенча укытучыгызны бәйрәм белән котлагыз. Поздравьте своего учителя по образцу. Congratulate your instructor on a holiday using the model.

Үрнәк:

Хөрмәтле Алсу Дамировна!

Сезне ихлас күңелдән Укытучылар көне белән котлыйм! Сезгә сәламәтлек, тормышыгызда һәм эшегездә уңышлар, бәхет телим. Укучыларыгыз Сезне һәрвакыт шатландырсыннар һәм яратсыннар!

Укучыгыз Илнур.

2.

Бәйрәмнәр турында ничек сөйлибез?Как рассказываем о праздниках?

How to tell about holidays?

+6.Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


1 нче гыйнвар - Яңа ел бәйрәме.1 января – Праздник Нового года. January 1- New Year.

7 нче гыйнвар – Раштуа бәйрәме.7 января – праздник Рождества. January 7– (Orthodox) Christmas.

23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көне.23 февраля – День защитников Родины. February 23 – Day of the Motherland Defenders.

8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне.8 марта – Международный женский день. March 8 – International Women’s Day.

1 нче май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме.1 Мая - праздник весны и труда.

9 нчы май – Җиңү көне. 9 Мая – праздник Победы. May 9 – Victory Day.

30 нчы август – Татарстан Республикасы көне.30 августа – День Республики Татарстан. August 30 – Day of the Republic of Tatarstan

4 нче ноябрь – Килешү көне.4 ноября – День Согласия. November 4 - Day of Peace.

6 нчы ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне.6 ноября – День Конституции Республики Татарстан. November 6 – Day of the Republic of Tatarstan Constitution.

Рис. Названия праздников

+7.Текстны тыңлагыз, укыгыз, сорауларга җавап бирегез. Прослушайте. прочитайте текст, ответьте на вопросы. .........Read to the text, answer the questions.

Россиядә иң яраткан бәйрәм - Яңа ел бәйрәме. Бу бәйрәмгә алдан ук әзерләнә башлыйлар: дусларга һәм туганнарга бүләкләр сатып алалар, чыршы бизиләр. Яңа ел – гаилә бәйрәме. 31 нче декабрь көнне төнге сәгать уникедә бөтен гаилә бәйрәм табынына җыела. Барысы да бер-берсен Яңа ел белән котлыйлар, бәхет телиләр, ә аннары чыршы төбеннән һәркем үзенә бүләк таба.

Ел саен 23 нче февраль көнне Россиядә Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итәләр. Бу көнне хәрбиләрне генә түгел, һәр ир-атны бәйрәм белән котлыйлар.

Россиядә һәм Татарстанда 8 нче мартта барлык хатын-кызларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйлар. Бу көнне аларга чәчәкләр бүләк итәләр, матур сүзләр әйтәләр.

30 нчы августта Татарстанда Республика көнен бәйрәм итәләр. Бу көнне урамнарда төрле концертлар, тамашалар, спорт уеннары үткәрәләр. Кешеләр рәхәтләнеп күңел ачалар, җырлыйлар, бииләр.

? Синеңчә, иң күңелле бәйрәм нинди? Гадәттә Яңа ел бәйрәмен кайда үткәрәсең? Яңа елда сиңа нәрсәләр бүләк итәләр? Төрле илләрдә тагын нинди күңелле бәйрәмнәр була?

8.Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.

Үрнәк:

- Татарстанда нинди милли бәйрәмнәр була?

- Иң зур милли бәйрәм – Сабан туе.

- Ә дини бәйрәмнәр бармы?

- Әйе, Корбан бәйрәме, Раштуа бәйрәме.

9. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.

Син быел Яңа елны кайда каршыладың? 8 нче мартта кемнәрне котладың? 30 августта син Татарстанда булдыңмы? Республика көнендә кешеләр ничек күңел ачалар? Башка халыкларның кайсы бәйрәме сезгә аеруча ошый?

10.Җөмләләрне дәвам итегез. Complete the sentences.

Бәйрәмдә кешеләр ............................... Кичә шәһәр үзәгендә спорт бәйрәме ............................. Мин 8 Март бәйрәмен бик яратам, чөнки ................................. Яңа ел бәйрәмендә без .................................... Һәр халыкның милли бәйрәмнәре була, шуңа күрә ............................ Дустымны бәйрәм белән ...........................

11.Диалогны тулыландырыгыз. Дополните диалог.Complete the dialogue.

- 30 нчы августта .............................. бәйрәм була?

- ...........................

- Син бу бәйрәмдә ............................?

- Бу вакытта мин ..............................

12. Дустыгызны бәйрәм белән котлап, открытка языгыз. Напишите открытку, поздравив друга с праздником. Write a postcard to your friend and congratulate him on a holiday.

+13. ”Яңа ел” җырын тыңлагыз һәм өйрәнегез. Прослушайте песню “Новый год” и выучите. Listen to the song “New Year” and learn it.

Диск 6 № 20

3.

Ниятне ничек белдерәбез?

How to express an intention?

+14.Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


- Гафу итегез, Сез Төркиягә кайчан китмәкче буласыз?

- Июль ахырында.

- Извините, Вы когда намереваетесь ехать в Турцию? Excuse me, when are you going to Turkey?

- В конце июля. At the end of July.


*********


- Ул кемне бәйрәм белән котламакчы булды?

- Дусларындыр.

-

- Кого он решил поздравить с праздником? How does he want to congratulate on the holiday?

- Друзей, наверно. His friends may be.


15.Укыгыз. Прочитайте. Read.

Яңа елда мин Чехиягә бармакчы булам. Кышын дустым Мәскәүдә ял итмәкче була. Без иртәгә дәресләрдән соң “Пирамида” күңел ачу үзәгенә бармакчы булабыз. Җәен алар авылда яшәмәкче булдылар. Бәйрәм көннәрендә син нишләмәкче буласың? Сез дусларыгыз белән кайда очрашмакчы булдыгыз?

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!

Ул нишләмәкче була? Бармакчы була, китмәкче була - ниятне белдерә торган аналитик фигыльләр – аналитические глаголы, выражающие намерение- analytical verbs expressing intention.

16. Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.

Үрнәк:

- Син кайчан Америкага китмәкче буласың?

- Май аенда.

- Ә дустың?

- Быел аның ни өчендер барасы килми.

17. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.

Ял көннәрендә син нишләмәкче буласың? Дәрестән соң алар кая бармакчы булалар? Яңа ел бәйрәмендә әниең нәрсә пешермәкче булды? Укучылар быел кайда ял итмәкче булалар? Сез кайсы кафега кермәкче булдыгыз? Кибеттә син нәрсә алмакчы буласың?

18. Диалогны тулыландырыгыз. Дополните диалог. Complete the dialogue.

- Апаң кайда ........................?

- Сочида

- Кем белән ......................?

- Төгәл белмим, бәлки ...................

3.

Татар халкының милли бәйрәмнәре турында ничек сөйләшәбез?

How to speak about Tatar national holidays?

+19.Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


 


- Татар халкының нинди милли бәйрәмнәре бар?

- Мин Сабантуй бәйрәмен генә беләм, ә син тагын нинди бәйрәмнәрне беләсең?

- Ә минем Нәүрүз бәйрәме турында ишеткәнем бар.

 

 

- Какие национальные праздники есть у татарского народа? What Tatar national cuisisnes are there?

- Я знаю только про праздник Сабантуй, а ты каик праздники знаешь ещё? I know only Sabantui holiday, and what holidays do you know?

- А я слышала про праздник Науруз. I have heard about Nauruz holiday.


Рис. Праздник Науруз

20.Укыгыз, сорауларга җавап бирегез. Прочитайте, ответьте на вопросы. Read, answer the questions.

Төрки халыкларның, шул исәптән татар халкының милли бәйрәмнәренең берсе – Нәүрүз бәйрәме. Бу бәйрәм 21 нче март көнне үткәрелә. Аның төп герое – Нәүрүзбикә, чибәр һәм уңган кыз. Нәүрүзбикә кешеләрне бәйрәм белән котлый, матур-матур теләкләр тели. Бу көнне кешеләр бер-берсен “Нәүрүз мөбарәк бад!” дип сәламлиләр. Бу фарсыча “Яңа ел котлы булсын!” дигәнне белдерә.

? 21 нче мартта төрки халыкларда нинди бәйрәм үткәрелә? Бу бәйрәмнең төп герое кем? “Нәүрүз” сүзе нәрсә белдерә? Сезнең бу бәйрәм турында ишеткәнегез бармы?

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ!MEMORIZE!

Аның нишләгәне бар? Аның барганы бар(юк), аның килгәнебар( юк) - үткән эшне белдерә торган аналитик формалар- аналитические формы, выражающие прошедшее действие -an analytical verb expressing an action that used to be repeated in the past изм.

21.Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.

Үрнәк:

- Сезнең башка халыкларның милли бәйрәмнәре турында укыганыгыз бармы?

- Минемчә, күп кенә чит илләрдә Рәхмәт көне (День благодарения) үткәрелә, тагын Хэллоуин бәйрәме турында укыганым бар.

22.Җөмләләрне тулыландырыгыз. Дополните предложения. Complete the sentences.

Минем .......................... бәйрәмендә булганым бар. Синең ........................барганың бармы? Аның .......................... турында укыганы бар. Безнең ........................ белән аралашканыбыз юк. Сезнең ....................... ашаганыгыз бармы? Аларның ................................... катнашканнары бар. Дустымның ........................... турында ишеткәне юк.

Рис. Сабантуй

+23.УТыңлагыз һәм укыгыз. Прослушайте и прочитайте................Read.

Сабан туе - татар халкының милли бәйрәме.

Сабан туе – татар халкының яраткан бәйрәме. Ул, язгы эшләрне төгәлләгәч, июнь аенда үткәрелә. Анда татар халкы белән бергә рус, мари, удмурт, башкорт һәм башка халыклар да катнаша. Сабан туен үткәрү өчен, уңайлы урын сайлана. Аны мәйдан диләр.

Сабан туенда иң зур ярыш – көрәш. Көрәштә җиңгән батырга тәкә һәм кыймәтле бүләк бирәләр. Икенче зур ярыш – ат чабышы. Бу ярышта беренче килгән атның хуҗасына да зур бүләк бирәләр, ә атның муенына яулыклар, сөлгеләр бәйлиләр.

Сабан туенда төрле спорт ярышлары һәм кызыклы уеннар да була. Мәсәлән, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, капчык белән сугышу, аркан тартышу, катыктан акча эзләү һәм башкалар. Мәйданда артистлар да чыгыш ясыйлар, җырлыйлар, бииләр. Балалар да күңел ачалар, төрле уеннарда катнашалар.

Сабан туе – күңелле һәм шатлыклы бәйрәм.

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ!ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!


чүлмәк вату –разбивание горшка- pot-breaking

капчык киеп йөгерү –бег в мешках- sack-racing

капчык белән сугышу –бой с мешками- sack-wrestling

аркан тартышу –перетягивание каната- tug-of-war

катыктан акча эзләү –доставание монеты из посуды с катыком- searching for money in a sack

көрәш –борьба-wrestling


тәкә-баран - sheep

ат чабышы-скачки-horse races


24. Сораулар куегыз һәм җөмләләрне укыгыз. Поставьте вопросы и прочитайте предложения. Make up questions, read the sentences.

.........................................? Июнь аенда Татарстанда Сабан туе була.

..........................................? Сабан туе - татар халкының милли бәйрәме.

..........................................? Сабан туе зур һәм матур мәйданда үткәрелә.

.........................................? Сабан туенда ярышлар һәм кызыклы уеннар була.

...........................................? Бу бәйрәмдә иң зур ярыш - татарча көрәш.

............................................? Көрәштә җиңгән батырга тәкә бирәләр.

............................................? Мин ат чабышын карарга яратам.

...........................................? Сабан туенда артистлар җырлыйлар, бииләр.

25.Җөмләләрне дәвам итегез. Продолжите предложения. Complete the sentences.

Ел саен Татарстанда Сабан туе ..................Сабан туенда төрле кызыклы ................... Милли бәйрәмнәрдә кешеләр ................................. Сабан туена күп кунаклар .......................... Көрәштә җиңүче батырга ........................... Балалар Сабан туенда ...............................

26.Дөрес әйтегез. Скажите правильно. Say it correctly.

Мин Сабан туе........ барырга яратам. Бу бәйрәм матур мәйдан....... үткәрелә. Сабан туе....... төрле уеннар була. Балалар да уеннар..... катнашалар. Әнием ат чабышы...... карарга ярата, ә әтием....... татар милли көрәше ошый. Сабан туе батыры........ тәкә бүләк итәләр.

27. “Нәүрүз мөбарәк булсын!” җырын тыңлагыз. Прослушайте песню “Пусть будет благословенным Навруз!”. Listen to the song “Congratulations on Nauruz”

5.

Гаилә бәйрәмнәрен үткәрү турында ничек әйтәбез?Как говоримопроведении семейных праздников?

How to speak about holding family holidays?

+28.Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


- Татарларда гаилә бәйрәмнәренә нәрсәләр керә?

- Никах, туй, өй туе, бәби туе.

-Какие праздники у татар относятся к семейным? What are Tatar family holidays?

- Никах, свадьба, новоселье, день рождения ребёнка. Nikah, wedding, house-warming, baby fest.


Рис. свадьба

+29.Тыңлагыз, укыгыз, сорауларга җавап бирегез. Прослушайте, прочитайте и ответьте на вопросы. .................Read, answer the questions.

Бүген безнең гаиләбездә зур бәйрәм. Апам Алия Азатка кияүгә чыга. Туй мәҗлесе кичке сәгать алтыда “Татар ашлары” ресторанында була. Туйга бик күп кунаклар чакырылган: туганнарыбыз, күршеләребез, апамның һәм Азатның дуслары.

Туй башлангач, кунаклар яшь гаиләне никах белән котлыйлар. Аларга матур теләкләр телиләр, бүләкләр тапшыралар. Кияү белән кәләш аларга рәхмәт әйтәләр. Туйда шаһитләр төрле кызыклы уеннар оештыралар, барысы да анда катнаша, җырлап-биеп күңел ача.

?Сезнең апагыз бармы? Ул кияүдәме? Аның ире кем? Аларның туе кайчан булды?

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ!ЗАПОМНИТЕ!MEMORIZE!


никах –никах- nikah

туй-свадьба--wedding

кияүгә чыгу –выходить замуж-to marry (a man)

өйләнү –жениться- to mary (a woman)

кияү –жених- fiancй

кәләш –невеста- fiancйe

шаһит –свидетель- witness

мәҗлес –торжество-party, reception

гашыйк булырга-влюбиться- to fall in love


30.Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.

Сезнең туйда булганыгыз бармы? Кемнең туенда булдыгыз? Бу туй кайда булды? Туйда кунакларны нәрсәләр белән сыйладылар ? Туйда яшьләргә нинди теләкләр әйттеләр? Туйда сезгә нәрсә күбрәк ошады?

31.Җөмләләрне тулыландырыгыз. Дополните предложения. Complete the sentences.

Абыемның туе ............................. булды. Туй мәҗлесе ................. кадәр дәвам итте. Туйда кызыклы ...................... оештырдылар. Кунаклар туйда .............................

32.Дөрес әйтегез. Скажите правильно. Say it correctly.

Апам......... туенда, абыем........ кәләше, күршебез........ кияве, туганыбыз...... кызы, дустым.......... энесе, танышым........... сеңлесе.

33.Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.

Үрнәк:

- Беләсеңме, мин бер кызга гашыйк булдым бит!

- Кем ул?

- Аның исеме – Миләүшә.

- Кайда таныштыгыз?

- Кинода.

- Ул ничек шулай синең күңелеңне яулый алды?

- Ул шундый акыллы, тыйнак, игътибарлы.

- Котлыйм сине, дустым.

34.Җөмләләрне дәвам итегез. Продолжите предложения. Complete the sentences..

Минем туган көнем ............................ Туган көнемә мин .................................. Дусларым мине ................................... Алар миңа .............................. Мин аларны төрле ризыклар ............................. Барысы да ...................... Туган көн бәйрәме ..............................

6.

Күрсәтү алмашлыкларын ничек кулланабыз?Как употребляем указательные местоимения?

How to use demonstrative pronouns?

+35.Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


- Гафу итегез, миңа әнә теге китапны күрсәтегез әле.

- Рәхим итегез, мәгез, алыгыз.

-Извините, покажите мне, пожалуйста, вон ту книгу. Excuse me, could you show ne that book please.

- Пожалуйста, нате, возьмите, Sure, here you are, take it.


Рис. Студенты разных стран

+36.Тыңлагыз, укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез. Прослушайте, прочитайте и ответьте на вопросы. ...........Read and answer the questions.

Татар теле дәресләренә төрле илләрдән килгән студентлар йөри. Менә Әлиф. Ул Германиядән килгән, татар кызы, ләкин аның бабалары, XIX гасырда туган җирләреннән китеп, Төркиягә барып урнашканнар.Ә хәзер аларның гаиләсе Берлин шәһәрендә яши. Ә теге студент - Акира Сакурама, япон егете. Ул Хоккайдо университетыннан. Монда татар халкы тарихын һәм татар телен өйрәнергә килгән. Брэндон – Калифорниядән, Бэркли университетыннан. Анда ул рус, төрек телләрен өйрәнгән, ә хәзер Казанда татар телен өйрәнә. Әнә теге студентлар Англиядән килгәннәр. Без алар белән таныштык. Алар Оксфорд университетыннан. Һәммәсе берничә тел белә һәм татар теле белән дә кызыксына. Алар шундый тырыш, акыллы студентлар. Алар белән эшләү бик күңелле.

?Татар теле дәресләренә кемнәр йөри? Әлиф кайдан килгән? Акира кайсы илдән? Брэндон кайда югары белем ала? Аларның һәммәсе нәрсә белән кызыксына? Ә сез татар телен кайда өйрәнәсез? Татарча яхшы сөйләшәсезме? Татар теле дәресләрендә нишлисез?

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ!ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!

Бу, теге, ул, шул, әнә, менә, шундый, мондый, андый – күрсәтү алмашлыклары – указательные местоимения- demonstrative pronouns.

37.Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.

Үрнәк:

- Әнә теге студентлар кемнәр?

- Минемчә, алар Финляндиядән.

- Татар телен өйрәнәләрме?

- Әйе, барысы да рус һәм татар телләрен өйрәнергә килгәннәр.

38.Үрнәк буенча җавап бирегез. Ответьте по образцу. Answer the questions according to the model.

Үрнәк: Кем турында? Аның турында.

Кем белән? ............. Кем өчен? ..................... Кемгә кадәр?.............. Кемнән соң?............... Кем кебек?.............. Кем аша?.............................

39. Җөмләләрне дәвам итегез.Продолжите предложения. Complete the sentences.

Теге кешенең исеме ......................? Мондый яхшы кешеләр белән танышуыма ......................... Менә бу китапның авторын .......................? Гафу итегез, әнә теге сүзлекне ..................? Миңа шундый кием .................... Без бу турыда белмәсәк тә, .............................



2015-12-04 483 Обсуждений (0)
Саннарны ничек кулланабыз? 5 страница 0.00 из 5.00 0 оценок









Обсуждение в статье: Саннарны ничек кулланабыз? 5 страница

Обсуждений еще не было, будьте первым... ↓↓↓

Отправить сообщение

Популярное:
Почему человек чувствует себя несчастным?: Для начала определим, что такое несчастье. Несчастьем мы будем считать психологическое состояние...
Генезис конфликтологии как науки в древней Греции: Для уяснения предыстории конфликтологии существенное значение имеет обращение к античной...
Личность ребенка как объект и субъект в образовательной технологии: В настоящее время в России идет становление новой системы образования, ориентированного на вхождение...



©2015-2024 megaobuchalka.ru Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. (483)

Почему 1285321 студент выбрали МегаОбучалку...

Система поиска информации

Мобильная версия сайта

Удобная навигация

Нет шокирующей рекламы



(0.014 сек.)