Мегаобучалка Главная | О нас | Обратная связь


ДУС-ТАТУ ЯШИБЕЗ. УКЫЙБЫЗ ДА ЭШЛИБЕЗ



2015-12-04 592 Обсуждений (0)
ДУС-ТАТУ ЯШИБЕЗ. УКЫЙБЫЗ ДА ЭШЛИБЕЗ 0.00 из 5.00 0 оценок




ДРУЖНО ЖИВЁМ.УЧИМСЯ И РАБОТАЕМ. WE LIVE, STUDY AND WORK TOGETHER.

Сигезенче дәрес.Восьмой урок. Eighth Lesson

1. Туганлык мөнәсәбәтләре турында ничек әйтәбез? Как говорим о родственных отношениях? How to tell about relatives?

2. Туганнарыбызга ничек эндәшәбез? Как обращаемся к родственникам? How to address relatives?

3.Уку турында ничек сөйләшәбез? Как разговариваем об учёбе? How to speak about studies?

4. Һөнәрләр турында ничек сөйләшәбез? Как говорим о профессиях? How to speak about professions?

5. Билгесез (нәтиҗәле) үткән эш турында ничек әйтәбез? Как говорим о прошедшем неопределённом действии? How to use verbs in Past Indefinite?

6. Теркәгечләрне ничек кулланабыз? Как употребляем союзы? How to use conjunctions?

1.

Туганлык мөнәсәбәтләре турында ничек әйтәбез? Как говорим о родственных отношениях?

How to speak about relatives?

+1.Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


Бу - минем әнием, ә бу - әтием.Это моя мама, а это мой папа. This is my mother and this is my father.

Бу - минем апам (абыем, энем, сеңлем).Это моя сестра, мой старший брат, мой младший брат, моя младшая сестра. This is my elder sister (elder brother, younger brother, younger sister).

Бу - минем әбием (дәү әнием), ә бу – бабам (дәү әтием). Это моя бабушка, а это мой дедушка. This is my grandmother and this is my grandfather.

Гаиләбез бик тату.Наша семья оченьдружная. Our family is very tight-knit.

Минем туганнарым күп.У меня много родственников. I have many relatives.

Туганнарым Казанда, Яр Чаллыда, Бөгелмәдә, Новосибирскида яшиләр.Мои родственники живут в Казани, В Набережных Челнах, в Бугульме, В Новосибирске. My relatives live in Kazan, Naberezhniye Chelny, Bugulma, Novosibirsk.

Рис. Семья из 4х чел.

2.Укыгыз. Прочитайте. Read.

Без авылда яшибез. Авылыбыз Тукай районында урнашкан. Авылыбыз зур һәм матур. Без таш йортта яшибез, ләкин зур бакчабыз да бар.

Гаиләбез бик зур, тату. Бабай күп еллар тракторчы булып эшләгән, хәзер ул пенсиядә. Аның исеме Галимҗан. Бабабыз – сугыш һәм хезмәт ветераны. Аңа 83 яшь. Ул бик гадел кеше. Авылда аны хөрмәт итәләр.

Әбиебезнең исеме – Гөлбикә. Аңа 81 яшь. Әбиебез бик уңган. Ул тәмле ризыклар пешерергә бик оста.

Бабай белән әбинең биш баласы бар. Алар барысы да исән-саулар. Әби белән бабайның иң кечкенә кызлары – минем әнием. Аның исеме - Гөлсинә. Әнием - укытучы. Әтиемнең исеме – Камил. Ул – төзүче.

Гаиләдә без өч бала: апам Рәмзия, абыем Рөстәм һәм мин. Минем исемем – Гөлгенә. Без бик тату яшибез. Әбигә, бабайга, әтигә , әнигә һәрвакыт ярдәм итәбез, аларны ихтирам итәбез.

3.Гаиләгез белән таныштырыгыз. Познакомьте со своей семьей. Introduce your family.

4.Диалогларны тулыландырыгыз. Дополните диалоги. Complete the dialogues.

- Әниең кайда .............?

- Ул .................... яши.

****

- Апаң ............?

- .......... юк. Энем .........

- Энеңнең исеме ............?

- .............. – Илһам.

****

- Туганнарың кайларда ......................?

- Алар ................................................... яшиләр.

5.Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.

Үрнәк:

- Бу кем?

- Бу- минем энем.

- Исеме ничек?

- Кәрим.

6.Җөмләләрне дәвам итегез. Complete the sentences.

Гөлназның әнисе мәктәптә эшли, ул - ...................... Алмазның әтисе банкта эшли, ул - ................... Гөлшатның абыйсы спорт мәктәбендә эшли, ул - ................... Әнисәнең апасы кибеттә эшли, ул - ...........

+7.“Безнең гаилә” шигырен берничә тапкыр тыңлагыз, укыгыз һәм ятлагыз. Прослушайте стихотворение “Наша семья” несколько раз, прочитайте и выучите. Listen to the poem “Our family” several times, read and learn by heart.Диск 5 №3

 

Безнең гаилә.

Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи-

Безнең өйдә без җидәү: безнең песи җиденчесе.

 

Бергә ашый, чәй эчә, безнеңлә бергә йоклый ул,

Хезмәте дә бар: өйне тычкан явыздан саклый ул.

Г.Тукай

Рис. семья из 6 человек и кошка

2.

Туганнарыбызга ничек эндәшәбез? Как обращаемся к родственникам? How to address relatives?

+8.Тыңлагыз һәм укыгыз. Прослушайте и прочитайте. Listen and read.Татарларның матур гадәтләре бар. Алар якын кешеләренә исемнәре белән эндәшмәскә тырышалар. Татарлар туганнарга абый, апа, энем, сеңлем дип эндәшәләр. Таныш түгел кешеләргә дә абый, апа, кызым, улым дип әйтәләр әле. Зыялы кешеләр әфәнде, ханым, туташ сүзләрен кулланалар.

Апаның ире җизни була. Абыйның хатыны - җиңги..... Ә инде җизни һәм җиңгинең әти-әниләре – кода бабай һәм кодагый әби; туганнары – кодалар һәм кодачалар.

Иң кадерле кешеләргә әни, әнием, әти, әтием диләр. Кайбер якларда әниләргә - әнкәй, нәнә, ә әтиләргә әткәй диләр. Әби-бабайларга, яратып, әбкәй, бабакай, дәү әни, дәү әти дип әйтәләр.

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!


җизни –муж старшей сестры – brother in law

җиңги-жена старшего брата - sister-in-law

ир-муж – husband

хатын– жена - wife

кода –сват-matchmaker

кодагый – сваха-matchmaker

каенана –свекровь-mother-in-law

каената- свёкор-faher-in-law

килен-сноха-daughter-in-law

кияү-зять-son-in-law

онык-внук-grandson


9.Якыннарыгызның фотолорын алыгыз һәм үрнәк буенча диалог төзегез. Возьмите фотографии ваших близких и составьте диалог по образцу. Take a picture of your relatives and make up a dialogue according to the model.

Үрнәк:

- Таныш бул, бу - минем әнием. Аның исеме - Мәрьям.

- Ә бу кем?

- Ә бу- минем әтием. Аның исеме - Хәсән.

- Ә бу әбиеңме?

- Әйе, бу- минем әбием. Аның исеме – Сөембикә.

- Ә бабаңның исеме ничек?

- Аның исеме – Сөләйман.

Рис. Фото семьи

10.Диалогларны тулыландырыгыз. Дополните диалоги. Complete the dialogues.

- Әниеңнең әнисе сиңа кем була?

- .................... .

****

- Апаңның ире сиңа кем була?

- .......... .........

- Ә абыеңның хатыны?

- ...............

*******

- Алло, исәнме, әбием!

- ..........................!

- Хәлләрең ничек, әбием?

- ...........................

*******

- Әбиеңнең ничә оныгы бар?

- ..........................

11. Җөмләләрне дәвам итегез. Продолжите предложения. Complete the sentences.

Шимбә көнне кодалар безгә кунакка .......................... Без дәү әтиебезне бәйрәм белән ................ Иртәгә Мәскәүдән җизни ....................... Яңа ел бәйрәмендә туганнарыбызга ......................

+12.Мәкальне тыңлагыз һәм истә калдырыгыз. Прослушайте пословицу и запомните.

Әткәй - шикәр, әнкәй – бал.

Рис. Бабушка и внук

+13.“Дәү әнием” шигырен берничә тапкыр тыңлагыз һәм ятлагыз. Прослушайте стихотворение “Моя бабушка”несколько раз и выучите. Listen to the poem “My grandmother” several times and learn it by heart.

Диск 6 №9

3.

Уку турында ничек әйтәбез? Как говорим об учёбе?

How do we speak about studying at a university?

+14.Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


- Гафу итегез, Сез кайда югары белем аласыз?

- Мин университетта укыйм.

-Извините, где Вы получаете высшее образование? Excuse me, where do you receive higher education?

- Я учусь в университете. I am studying at university.


+15.Тыңлагыз һәм укыгыз. Прослушайте и прочитайте. Read.

Бу минем дустым - Фәрит. Аңа 13 яшь. Ул шәһәрдә яши. Фәритнең әтисе – табиб, әнисе – тәрҗемәче. Фәритнең апасы һәм абыйсы бар. Абыйсы Рәшит хәрби училищеда укый, очучы булырга тели. Апасы Казан университетында, биология факультетында укый.

Без Фәрит белән тугызынчы гимназиядә укыйбыз. Гимназиябез бик яхшы. Анда без татар телен дә өйрәнәбез. Татар теленнән Диләрә ханым укыта. Дәресләрдә без татарча аралашабыз, укытучының сорауларына җавап бирәбез, диалоглар тыңлыйбыз һәм укыйбыз, яңа сүзләр белән танышабыз һәм аларны кабатлыйбыз, биремнәр эшлибез, шигырьләр сөйлибез һәм җырлыйбыз. Татар теле дәресләре безгә бик ошый.

16.Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.

Хәзер син кайда укыйсың? Татар телен өйрәнәсеңме? Татар теле дәресләре кайсы көннәрне була? Татар теленнән кем укыта? Татар теле дәресләрендә нәрсәләр эшлисез? Син кемнәр белән татарча аралашасың? Әйт әле, татар теле дәресләре кызыкмы? Дәресләрдә җырлар җырлыйсызмы, шигырьләр сөйлисезме? Татарча тизәйткечләр, мәкальләр беләсеңме?

17.Дөрес әйтегез. Скажите правильно. Say it correctly.

Мин татар теле дәресе....... барам. Татар теле дәресе........ без сөйләшәбез, тыңлыйбыз, укыйбыз, язабыз. Укытучы дәрес........ безгә күп сораулар бирә. Без укытучы....... тыңлыйбыз, аның сораулары........ җавап бирәбез.

18.Диалогны тулыландырыгыз. Дополните диалог. Complete the dialogue.

-Татар теле дәресләрендә .........................?

- Укытучыны .............., җөмләләр ..................., яңа сүзләрне ...............

- Сорауларга .....................?

- Әйе, әлбәттә, ....................

19.Җөмләләрне дәвам итегез. Продолжите предложения. Complete the sentences.

Мәктәптә мин бер чит тел генә ..................... Әтием инглизчә бик яхшы ................... Дустым татар гимназиясендә гарәп телен ................ Дәрестә без бу җөмләләрне һәм сүзләрне ......................... Алар өч ай инде университетта төрек телен ................. Миңа алманча белергә .................

20.Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.

Үрнәк:

- Бу атнада татар теле дәресе буламы?

- Әлбәттә, була.

- Кайсы көннәрне?

- Чәршәмбе көнне һәм җомга көнне.

21.Җөмләләрне тулыландырыгыз. Дополните предложения. Complete the sentences.

Бу кыз ………………. укый. Бу егет …………….югары белем ала. Бу малай йөз егерме икенче ………………. Дустымның абыйсы консерваториядә …………, ул гармунчы булырга …………. Дустымның апасы ………………..

университетында ……………, ул укытучы булырга …………. Мәдинә медицина …………………….. укыды, хәзер ул ………………. Бу туташ Казан университетында, ……………. факультетында, ………… курста ……….. Сеңлем укымый әле, ул …………….

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ!ЗАПОМНИТЕ!MEMORIZE!


белем –знание-knowledge

югары уку йорты –высшее учебное заведение-institute of higher education

уку йорты –учебное заведение-educational institution, school

уку –учёба-1) reading; 2) studying

белем алырга –получать знания-to acquire knowledge

белгеч –специалист-specialist

белгечлек–специальность-specialty, major


22.Диалогны дәвам итегез. Продолжите диалог. Complete the dialogue.

- Россиядә мәктәпләрдә, институтларда, университетларда укулар кайчан башлана?

- .................

23. Дөрес әйтегез. Скажите правильно. Say it correctly.

Кәрим һәм Фәһим Казан университет........ укыйлар. Алар университет ........ рус, татар, инглиз тел......... өйрәнәләр. Дәресләр........ студентлар укытучы.......... сораулары........ җавап бирәләр, җөмләләр....... һәм текстлар....... укыйлар һәм тәрҗемә итәләр.

+24. Текстны тыңлагыз, укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез. Прослушайте, прочитайте текст и ответьте на вопросы. Listen to the text, read and answer the questions.

Татарстанның шәһәрләрендә төрле югары уку йортлары бар. Алар Татарстан һәм Россиянең башка республикалары, өлкәләре өчен белгечләр әзерлиләр. Студентлар университетларда һәм институтларда көндезге, читтән торып һәм кичке уку бүлекләрендә белем алалар. Аларны танылган профессорлар һәм тәҗрибәле укытучылар укыта. Студентлар фәнни эшләр язалар, конференцияләрдә һәм олимпиадаларда катнашалар. Татарстанның югары уку йортларында чит ил студентлары да укый. Мәсәлән, Япониядән, Кытайдан, Төркиядән, Германиядән һәм башка илләрдән.

Дәресләрдән соң студентлар китапханәгә баралар, спорт белән шөгыльләнәләр. Ял көннәрендә концертларга һәм театрларга, кафеларга һәм клубларга йөриләр.

?Шәһәрегездә нинди югары уку йортлары бар?Россиядә югары уку йортларында нинди уку бүлекләре бар? Студентлар нәрсәләр белән шөгыльләнәләр? Алар ничек ял итәләр?

25. Сораулар куегыз һәм җөмләләрне укыгыз. Поставьте вопросы и прочитайте предложения. Make up questions, read the sentences.

............................................? Минемчә, ул Казанда укый.

............................................? Ул икенче гимназиядә укый.

............................................? Алар татар, рус, инглиз һәм төрек телләрен өйрәнәләр.

............................................? Гимназиядә уку аңа бик ошый.

26.Интернеттан дөньяның иң танылган университетларының берсе турында мәгълүмат табыгыз һәм татарча языгыз. Найдите в Интернете информацию об одном из самых известных университетов мира и напишите по-татарски. Find information about one of the world’s well-known universities in the Internet and write about it in Tatar.

+27. ”Кызыклы шәкерт” шигырен тыңлагыз. Прослушайте стихотворение “Забавный ученик”. Listen to the poem “Funny Pupil”. Диск 5 № 9

4.

Һөнәрләр турында ничек сөйләшәбез? Как говорим о профессиях? How to speak about professions?

+28.Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


Әтием һөнәре буенча физик. Мой отец по профессии физик. My father’s profession is physicist.

Әнием һөнәре буенча математик.Моя мама по профессии математик. My mother’s profession is mathematician.

Абыем һөнәре буенча очучы.Мой старший брат по профессии лётчик. My elder brother’s profession is pilot.

Апам һөнәре буенча табибә.Моя старшая сестра по профессии врач. My elder sister’s profession is doctor.

(Рис. Люди разных профессий)

+29.Тыңлагыз һәм укыгыз. Прослушайте и прочитайте. Read.

Студентлар университетның төрле факультетларында укыйлар. Миләүшә – рус филологиясе факультетында, ул рус теле укытучысы булырга тели. Сания биология факультетында югары белем ала. Аның хыялы – генетик булу. Ә Исмаил - Көнчыгышны өйрәнү институты студенты. Ул халыкара мөнәсәбәтләр бүлегендә укый. Алар – яхшы студентлар. Университетта уку аларга бик ошый.

30.Җөмләләрне тулыландырыгыз. Дополните предложения. Complete the sentences.

Сәкинә апа – тәрбияче, ул ...................... эшли. Сабит абый – төзүче, ул ..................... эшли. Самат – химик, ул ..................... эшли, Азат – математик, ул ......................... эшли. Суфия белән Нурфия – табибәләр, алар ............... эшлиләр. Камилә белән Рәмилә - укытучылар, алар .......................... эшлиләр.

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ!MEMORIZE!

-у/-ү – исем фигыль кушымчалары –аффиксы имени действия- suffixes of verbal nouns.

Бару, белү,аңлау, сөйләү – исем фигыльләр – имена действия -verbal nouns.

Исем фигыль+ бәйлек- имя действия +послелог-Verbal noun + postposition:

өйрәнү турында- об изучении- about studying, белү өчен – для того чтобы знать-to know, килү белән- как только придёшь – as soon as you come

31. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.

Синеңчә, студент булу күңеллеме? Яхшы укучы булу өчен, нишләргә кирәк? Кирәкле мәгълүмат алу өчен, син нишлисең? Дәресләр бетү белән, син кая барасың? Әйт әле, татар телен яхшы белү өчен, син нәрсәләр эшлисең? ................................

32. Җөмләләрне дәвам итегез. Продолжите предложения. Complete the sentences.

Татар телен өйрәнү өчен, мин ............................ Яхшы белгеч булу өчен, ул ................................. Югары уку йортлары турында ......................... Татарстанга килү белән, дустым ...................... Сезне күрү белән, алар ..................... Татар телен өйрәнү турында .............................. Мәскәүгә китү белән ...................

33.Диалогларны тулыландырыгыз. Дополните диалоги. Complete the dialogues.

- Әниең һөнәре буенча кем?

- ........................

- Ул кайда эшли?

- ...........................

************

- Төзүче булу өчен, кайда укырга кирәк?

- Минемчә, ..............................................

***************

- Иң зур хыялың нинди?

- ....................................

+34.Мәзәкне тыңлагыз һәм укыгыз. Прослушайте и прочитайте анекдот. Listen to the joke and read it.

Кем булып?

Иртә белән барысы да ашыгып эшкә барырга җыеналар. Кечкенә кыз Сәлимә болай ди:

- Мин дә эшкә барам.

- Ә кайда эшлисең соң син?

- Балалар бакчасында.

- Кем булып?

- Бала булып.

+35.Мәкальләрне тыңлагыз һәм истә калдырыгыз. Прослушайте пословицы и запомните. Listenh to the proverbs and memorize.

* Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.

*Эше барның ашы бар.

5.

Билгесез үткән эш турында ничек әйтәбез? Как говорим о прошедшем неопределённом действии?

How to use verbs in Past Indefinite?

+36.Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


- Сез кайчан һәм кайда тугансыз?

- Мин 1981 нче елның 6 нчы маенда Чистай шәһәрендә туганмын.

 

- Когда и где Вы родились? When and where were you born?

- Я родился 6 мая 1981 годав городе Чистополе. I was born on the 6th of May, 1981 in Chistai town.


*******************************


- Әйт әле, минем китабым синдәме?

-

- Гафу ит, мин аны өйдә онытканмын икән.

 

-

 

-

- Скажи, пожалуйста, моя книга у тебя ли? Tell me please, do you have my book?

-

-

- Извини, я, оказывается, забыл её дома. I’m sorry, apparently I forgot it at home.


37.Укыгыз. Прочитайте. Read.

Кичә татар концерты булган икән, ә мин белмәдем. Бүген ул дәрескә килмәгән. Дустым Санкт-Петербургка фестивальгә киткән икән. Акира әфәнде Япониядә туган. Экрем әфәнде Төркиядә укыган. Гафу итегез, мин бу сорауларга җавап бирмәгәнмен икән. Кызганычка каршы, беркем дә дөрес җавапны белмәгән. Кичә Тәнзилә миңа электрон почта аша хат җибәргән, мин аны бүген генә укыдым.

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!

-ган/-гән; -кан/-кән – билгесез үткән заман фигыль кушымчалары- аффиксы прошедшего неопределённого времени глагола- suffixes of Past Indefinite tense.

Ул нишләгән? Ул укыган, килгән, киткән, кайт кан – барлык формасы- положительная форма- positive form.

Ул укымаган, килмәгән, кит мәгән, кайт ма ган – юклык формасы- отрицательная форма- negative form

38. Диалогларны тулыландырыгыз. Дополните диалоги. Complete the dialogues.

- Әниең ничәнче елда туган?

- .........................................

*******************

- Бу студент кайсы илдән килгән?

- Минемчә, ...........................................................................

*******************

- Дустың якшәмбе көнне кая ......................?

- ....................................

***

- Александр Пушкин һәм Габдулла Тукай нәрсәләр язганнар?

- .........................................

39.Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.

Үрнәк:

- Дустың кая киткән?

- Минемчә, Бишкекка.

Рис. Казанский университет

+40. Текстны тыңлагыз, укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез. Прослушайте, прочитайте текст и ответьте на вопросы. ......Read to the text and answer the questions.

Казан университеты – Россиянең иң танылган университетларының берсе. Ул 1804 нче елда ачылган. Анда атаклы галимнәр эшләгән, зур фәнни ачышлар ясалган. Университетта төрле елларда танылган шәхесләр укыган. Күренекле галимнәрдән Карл Фукс, Николай Лобачевский, Александр Бутлеров, Михаил Нужин, Александр Коновалов төрле елларда университетның ректоры булганнар.

Хәзерге вакытта университет студентлары лекцияләр тыңлыйлар, фәнни хезмәтләр белән танышалар, курс эшләре һәм диплом эшләре язалар. Ял вакытында алар спорт белән шөгыльләнәләр, концертлар һәм фестивальләр үткәрәләр. Студентларның тормышы бик күңелле.

? Казан университеты кайчан ачылган? Анда атаклы галимнәрдән кемнәр эшләгән? Хәзерге вакытта университетның ректоры кем? Университетта кайсы илләрдән студентлар укыйлар? Дәресләрдә алар нишлиләр?Ял вакытында студентлар нәрсәләр үткәрәләр?

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!

-ыл/-ел – фигыльнең төшем юнәлеше кушымчалары – аффиксы страдательного залога глагола - suffixes of Passive Voice.

ачыла –открывается - (it) is opened , төзелә - строится - (it) is constructed;

эшләнә –делается- (it) is done, башлана –начинается- (it) is started.

41. Укыгыз. Прочитайте. Read.

Китапханә сәгать тугызда ачыла, унтугыз сәгатьтә ябыла. Казанда яңа мәктәпләр төзелә. Татарстанның барлык мәктәпләрендә татар теле укытыла. Бу сүз шулай языла һәм укыла. Татар теле дәресе бер сәгать унбиш минутта башлана. Бу кагыйдә дәреслектә күп тапкыр кабатлана.

42. Сораулар куегыз һәм җөмләләрне укыгыз. Поставьте вопросы и прочитайте предложения. Make up questions, read the sentences.

.......................................? Казан университеты 1804 нче елда ачылган.

..........................................? Университет Кремль урамында урнашкан.

..........................................? Без университет тарихы музеена бардык.

......................................? Күренекле галимнәрдән Карл Фукс, Николай Лобачевский, Александр Бутлеров, Михаил Нужин, Александр Коновалов төрле елларда университетның ректоры булганнар.

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ!MEMORIZE!

Барысы да (бөтенесе дә) яхшы –всё хорошо- Everything is good.

Барысы да (бөтенесе дә) исән –саулар все живы-здоровы - Everybody are safe and sound.

6.

Теркәгечләрне ничек кулланабыз?Как употребляем союзы?

How to use conjunctions?

+43.Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


Мин – Алсу, ә бу – Майкл.Я – Алсу, а это Майкл. I am Alsou, and he is Mike.

Мин Татарстаннан, ләкин Казаннан түгел.Я из Татарстана, но не из Казани. I am from Tatarstan, but not from Kazan.

Бүген алар Казаннан китәләр, һәм без алар белән саубуллашабыз.Сегодня они уезжают из Казани, и мы с ними прощаемся. Today they are leaving Kazan, and we are saying goodbye to them.

Дустым Мәскәүгә китте, чөнки ул конкурста катнаша.Мой друг уехал в Москву, потому что участвует в конкурсе. My friend went to Moscow, because he takes part in a competition.

Без китаплар күп укыйбыз, шуңа күрә күп беләбез.Мы много читаем книг, поэтому много знаем. We read books, that’s why we know a lot.

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ!ЗАПОМНИТЕ!MEMORIZE!

Ә, ләкин, һәм, чөнки, шуңа күрә – теркәгечләр- союзы -conjunctions.

44.Җөмләләрне тулыландырыгыз. Дополните предложения. Complete the sentences.

Без татар теле дәресеннән соң ............ киттек, ә Фәридә ................ китте. Шимбә көнне дусларыбыз белән ............... булдык, ләкин Алия .................. Татар теле турында кызыклы ................. укыдым, шуңа күрә ......................... күп сораулар бирдем. Дүшәмбегә кадәр ул .................. булган, ләкин без ................. Бүген кич белән алар ............. киткәннәр, шуңа күрә без аларны ................... Ул ни өчен бүген .................. юк? Син .................... кем өчен алдың? Алар ни өчен ................ килделәр?

45. Җөмләләрнең башын языгыз. Допишите начало предложений. Write the beginning of the sentences.

................................., ә мин гимназиядә укыдым.

.................................., ләкин Милли музейда булмаганнар.

.................................., шуңа күрә дәрес бик кызыклы булды.

.................................., чөнки ул бу китапны укымаган.

.................................., ә алар белмәгәннәр.

……………………, һәм дәрес башланды.

46. Укуыгыз турында дустыгызга хат языгыз. Напишите письмо другу о своей учёбе. Write a letter to your friend about how you study.

+47. ”Тыныч йокы” шигырен тыңлагыз һәм сәнгатьле итеп укыгыз. Прослушайте стихотворение “Спокойной ночи” и прочитайте выразительно. Listen to the poem “Good night” and read it out with intonation.

Тыныч йокы!


Тыныч йокы әнкәйгә!

Тыныч йокы әткәйгә!

Тыныч йокы абыема!

Тыныч йокы радиога!

Тыныч йокы үземә,

Тыныч йокы күземә!

Тыныч йокы курчакларыма!

Куяннарыма – куркакларыма!

Тыныч йокы сәгать күкесенә дә!

Тыныч йокы бөтенесенә дә!

Юк, юк, күке уяу ятсын,

Иртән безне уятсын!


Ш. Галиев

СҮЗЛЕКЧӘ.СЛОВАРИК. VOCABULARY.


анда – там- there

атаклы –знаменитый- famous

әзерләргә –готовить- to prepare

бал – мёд - honey

башка – 1) кроме-other; 2) другой-different

белем –знание-knowledgeable

белем алырга – получатҗ знания- to study

белемле – образованный- intelligent, knowledgeable

бергә - вместе- together

бүлек –1) отделение -department; 2)раздел- chapter

гадел – справедливый- fair

Дәүләт –государство-state

Дияргә - говорить- talk,

Еш –часто-often

Зыялы – интеллигентный- intellectual

Кадерле – дорогой- dear

Кирәкле –необходимый-necessary

Кичке –вечерний- evening, part-time

Көндезге –дневной- 1) day; 2) full-time

Көнчыгыш – восток- east, eastern

Ләкин –но- but

Ни өчен – почему- why

Олылар – старшие- the elderly

Оста- мастерица- a good hand

Очучы – лётчик- pilot

Сакларга – охранять- to guard

Сугыш – война- war

Танылган –известный- famous

тарих –история- history

Тәҗрибәле –опытный-experienced

Тормыш – жизнь-life

Төзелеш –стройка-construction

Туарга – родиться- to be born

Укыт-ырга – обучать- to teach

Уңган – умелый- able

Фән – 1) наука- science, 2) предмет- subject

Хәрби – военный - military

Хөрмәт итәргә - уважать-

Һәм – и - and

Читтән торып уку – заочное обучение- correspondence school

Чөнки – потому что- because

Шәхес – личность- person

Шикәр – сахар- sugar

Шуңа күрә - поэтому-

Эндәшергә - обращаться-

Югары белем–высшее образование- higher education

Югары уку йорты–высшее учебное заведение - higher education institution

Як – край - side

Явыз – злой - mean


 

ҮЗ-ҮЗЕГЕЗНЕ ТИКШЕРЕГЕЗ!ПРОВЕРЬТЕ СЕБЯ! CHECK YOURSELF!

 

+1. Дикторның сорауларын тыңлагыз һәм пауза вакытында җавап бирегез. Прослушайте вопросы диктора и ответьте на них в паузу. Listen to the questions on the recording and answer in pauses.

Әниеңнең исеме ничек?

..............................

Әтиеңнең исеме ничек?

..................................

Әбиеңнең исеме ничек?

..........................

Бабаңның исеме ничек?

.................................

Апаң бармы?

...................................

Абыең бармы?

.................................

2.Күплектә дөрес әйтегез. Скажите правильно во множественном числе. Say it in plural correctly.

Әтиемнең апа........, әниемнең абый........, дустымның туган......., әбинең онык.............., Сөләйман бабайның ул............, Сөембикә апаның кыз...........

3. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.

Бу укучы ничек укый? Бу кыз кайсы уку йортында һәм ничәнче курста укый? Бу егет кайсы шәһәрдә укый? Бүген дәрестә ничә кеше бар? Укучылар ничек җавап бирәләр? Дәресең сәгать ничәдә башлана? Син сәгать ничәгә кадәр мәктәптә буласың? Хәзер син нәрсә турында китап укыйсың? Син кем өчен бу китапны аласың? Син кем белән укудан кайтасың?

4.Дөрес әйтегез. Скажите правильно. Say it correctly.

Кая? Казан Кремле...... Кайда? Таар опера һәм балет театры.......... Кайчан? Декабрь ае.......... Кемнән? Дустым.......... Кайдан? Россия.......... Кем белән? Без........ белән. Кемгә? Мәктәп директоры......... Кемдә? Әнием......... Сәгать ничәгә кадәр? Тугыз...... кадәр. Сәгать ничәдән бирле? Бер..... бирле. Кемнән башка? Сез..... башка.

5.Җөмләләрнең башын языгыз. Допишите начало предложений. Write the beginning of the sentences.

..................... кибеттән алганмы? ................... базарга барган? .............. Мәскәү шәһәреннән килгәнме? .................. Казанга килгәннәр. ............................. татар телен бик яхшы өйрәнгән.

6.Җөмләләрне дәвам итегез. Продолжите предложения. Complete the sentences.

Мин мәктәптән .......................... Әнием эштән ...................... Дустым татар теле дәресләрендә ........................... Алар бу сорауларга .................... Ул бу сүзнең тәрҗемәсен ................... Декабрьдә алар Санкт-Петербургка ................. Шимбә көнне без ..................................

7.Үзегез турында языгыз. Напишите о себе. Write about yourself.

Исемем: .....................

Фамилиям: ....................

Туган көнем: ..............................

Туу урыным: .............................

Яшәү урыным: ..........................

8.Дөрес җавапны табыгыз. Найдите правильный ответ. Find the correct answer.

Ул Мәскәү шәһәрендә ту...... .

1) –кан 2) – ган 3) – гән

Дустым Пермь шәһәрендә бул.........

1) – нан 2) – гән 3) – ган

Ул мәктәптә татар телен өйрән…. .

1) - кән 2) – гән 3) – ган

Алар авылдан кичә кайт........ .

1) –кән 2) – гән 3) – кан

9.Дөрес языгыз. Напишите правильно.

Write it correctly.


-ганяки–гән

сөйлә…

йөр…

тыңла…

-каняки–кән

кит…

әйт…

тап…


10.Иң кызыклы һөнәр турында сөйләгез. Расскажите о самой интересной профессии. Make up a dialogue about the most interesting profession.

КИТАПКА РӘХМӘТ ӘЙТӘБЕЗ.СПАСИБО ГОВОРИМ МЫ КНИГЕ. THANKS TO BOOKS

Тугызынчы дәрес.Девятый урок. Ninth Lesson

1. Китапханәдә булу турында ничек әйтәбез? Как говорим о посещении библиотеки? How to speak about going to the library?

2. Китаплар уку турында ничек сөйләшәбез?Как разговариваем о чтении книг? How to speak about reading books?

3. Киләчәктә буласы билгеле эш турында ничек әйтәбез? Как говорим о будущем определённом действии? How to refer to a definite action in the future?

4. Киләчәктә буласы билгесез эш турында ничек әйтәбез? Как говорим о будущем неопределённом действии? How to refer to an indefinite action in the future?

5. Татарстан Республикасының Милли китапханәсе турында ничек сөйлибез? Как рассказываем о Национальной библиотеке РТ? How to speak about the Republic of Tatarstan National Library?

6. Билгесезлекне ничек белдерәбез? Как выражаем неопределённость? How to express indefiniteness?

1.

Китапханәдә булу турында ничек әйтәбез?Как говорим о посещении библиотеки?

How to speak about going to the library?

+1.Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


- Гафу итегез, хәзер Сез кая барасыз?

- Мин китапханәгә барам.

- Кайсы китапханәгә?

- Казан университетының фәнни китапханәсенә.

-Извините, куда Вы идёте? Excuse me, where are you going?

- Я иду в библиотеку. I’m going to the library.

- В какую библиотеку?Which library?

- В научную библиотеку Казанского университета. Kazan State University Scientific Library.


2.Укыгыз. Прочитайте. Read.

Студентлар дәресләрдән соң китапханәгә баралар һәм фәнни әдәбият, яңа китаплар, газета-журналлар белән танышалар, семинарларга әзерләнәләр. Алар анда кирәкле мәгълүматны эзлиләр һәм өйрәнәләр. Китапханәдән китапларны өйгә дә алырга мөмкин. Аларны бер айга бирәләр.

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ!ЗАПОМНИТЕ!MEMORIZE!


әзерләнергә –готовитья-to prepare

эзләргә –искать-to search

фәнни –научный-scientific

әдәбият –литература-

вакытлы матбугат–периодическая печать-printed media


3. Җавап бирегез. Answer the questions.

Син китапханәгә йөрисеңме? Син нәрсәләр турында китаплар укырга яратасың? Китапханәдә укучылар һәм студентлар нишлиләр? Хәзерге вакытта бөтен мәгълүматны компьютер аша укырга мөмкин, ә китапханәләр, синеңчә, ни өчен кирәк?

4.Диалогларны тулыландырыгыз. Дополните диалоги. Complete the dialogues.

- Кичә син китапханәгә .....................?

- Әйе, .......... .

- Анда .................... алдың ?

- .......................

****

- Син ............. турында китаплар ................. яратасың?

- .......................

- Яраткан авторың кем?

- ....................

5. Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.

Үрнәк:

- Исәнмесез!

- Хәерле көн!

- Гафу итегез, сездә Татарстан тарихы турында китаплар бармы?

- Булырга тиеш. Хәзер карыйбыз.

- Рәхмәт.

2.

Китаплар уку турында ничек сөйләшәбез?Как разговариваем о чтении книг?

How to speak about choosing books? изменить

+6.Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


- Гафу итегез, сездә Габдулла Тукай шигырьләре бармы?

- Әйе, бар. Кайсы шигырьләре кирәк?

- Балалар өчен шигырьләре кирәк.

- Рәхим итегез, “Сабыйга” җыентыгын алыгыз. Анда шигырьләр дә, әкиятләр дә бар.

- Извините, у вас есть стихи Габдуллы Тукая? Excuse me, do you have Gabdulla Tukai’s poems?

- Да, есть. Какие стихи нужны? Yes, we do. Which poems do you need?

- Стихи для детей. I need the poems for children.

- Пожалуйста, возьмите сборник “Ребёнку”. Там есть и стихи, и сказки. Here you are, take the collection “To a Child”. There are both poems and tales.


7.Укыгыз. Прочитайте. Read.

Мин китапханәдә еш булам, чөнки татар,



2015-12-04 592 Обсуждений (0)
ДУС-ТАТУ ЯШИБЕЗ. УКЫЙБЫЗ ДА ЭШЛИБЕЗ 0.00 из 5.00 0 оценок









Обсуждение в статье: ДУС-ТАТУ ЯШИБЕЗ. УКЫЙБЫЗ ДА ЭШЛИБЕЗ

Обсуждений еще не было, будьте первым... ↓↓↓

Отправить сообщение

Популярное:



©2015-2024 megaobuchalka.ru Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. (592)

Почему 1285321 студент выбрали МегаОбучалку...

Система поиска информации

Мобильная версия сайта

Удобная навигация

Нет шокирующей рекламы



(0.011 сек.)