Мегаобучалка Главная | О нас | Обратная связь


Саннарны ничек кулланабыз? 9 страница



2015-12-04 562 Обсуждений (0)
Саннарны ничек кулланабыз? 9 страница 0.00 из 5.00 0 оценок




How to talk about Tatarstan regions and villages?

+10.Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


- Сезнең татар авылында булганыгыз бармы?

- Юк. Булырга туры килмәде әле, ләкин бик барасым һәм күрәсем килә.

Рис. Карта Татарстана

+11.Тыңлагыз, укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез. Прослушайте, прочитайте и ответьте на вопросы. ...............Read and answer the questions.

Татарстанда кырыктан артык район һәм өч меңгә якын авыл исәпләнә. Безнең авылыбыз Арча районында урнашкан. Авылның исеме – Акчишмә. Аңа XVII гасырда нигез салынган. Авылда татарлар гына яши. Халык игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә. Авылда мәктәп, клуб, кибет эшли.

Бездән ерак түгел Яңа Кырлай авылы урнашкан. Ул Арчадан 22 км ераклыкта. Бу авыл бөтен дөньяга мәгълүм, чөнки анда бөек татар шыгыйре Габдулла Тукай яшәгән. Авылның иң уртасында шагыйрьнең музее бар. Ул ике катлы агач йортта урнашкан. Монда Тукайның әйберләре, Тукайның портретлары, төрле елларда чыккан китаплары саклана. Музейга һәрвакыт кунаклар килә, туристлар, мәктәп балалары, студентлар еш була. Без дә бу музейны карадык. Ул безгә бик ошады.

? Татарстанның кайсы районнарында һәм авылларында булганыгыз бар? Бу район яки авыл Казаннан еракмы? Авыл кешеләре нәрсәләр белән шөгыльәнәләр? Сезгә авыл тормышы ошыймы?

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ!ЗАПОМНИТЕ!MEMORIZE!


гасыр –век-century

нигез –основа-basis, base

игенчелек –земледелие-farming

терлекчелек –скотоводство-cattle-breeding

шәхес –личность-personality

бөек-великий-great, outstanding


12.Җөмләләрне дәвам итегез. Продолжите предложения. Complete the sentences.

Җәйге ял җиткәч, без ........................... Авылда әбиебез безне милли ................................ Минем татар авылларында ........................... Җәен авыл халкы ............................... Хәзерге вакытта авыллар .....................

Авылга кунакка кайткач, ул ......................... Авыл тарихы музеенда балалар ............................ Авылда яшәгәндә, мин .........................

13.Дөрес әйтегез. Скажите правильно. Say it correctly.

Кая? Татар авыл....... Кайчан? Җәй башы....... Кем белән? Апа.... белән. Ничәшәр? Унбиш........ Ничәү? Ун........... Ничек? Татар...... Нишләде? Ял ит...... Нишләячәкләр? Күңел ач....... Нинди? Кып-.......

14.Текстны тулыландырыгыз. Дополните текст. Complete the text.

Җәен без ...........................ял иттек. Авыл Казаннан ерак ............. Авылда зур ..............., ................ бар. Авыл халкы миңа бик ....................

15.Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.

Үрнәк:

- Авылыгыз кайда урнашкан?

- Арча районында.

- Авылыгызның исеме ничек?

- Яңа Кырлай.

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ!ЗАПОМНИТЕ!MEMORIZE!


Арча районы

Биектау районы

Питрәч районы

Балык бистәсе районы

Чүпрәле районы

Актаныш районы

Мамадыш районы

Саба районы


16.Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.

Сезгә татар авылларында булырга туры килдеме? Авылда йортлар агачмы, ташмы? Авыл кешеләре кайларда эшлиләр? Авылда мәктәп, клуб бармы? Авыл кешеләре ничек ял итәләр? Авыл янында нәрсәләр бар?

+17. ”Арча” җырын тыңлагыз. Прослушайте песню “Арск”................. .

3.

Татарстан халыклары турында ничек сөйлибез?Как расказываем о народах Татарстана?

How to talk about Tatarstan nationalities?

+18.Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.



- Әйтегез әле, Татарстанда кайсы милләт вәкилләре яши?

- Татарстан – күпмилләтле республика.

 

- Скажите, пожалуйста, представители каких национальностей живут в Татарстане? Tell me please, representatives of which nationalisites live in Tatarstan?

- Татарстан – многонациональная республика. Tatarstan is a multinational republic.


19.Укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез. Прочитайте и ответьте на вопросы. Read and answer the questions.

Татарстан Республикасының төп халкы - татарлар. Татарларның саны 50 проценттан күбрәк. Республикада шулай ук руслар (42 % чамасы), чуваш, мордва, мари, удмурт, башкорт һәм башка халыклар яши.

Татарстанда БДБ илләреннән (страны СНГ), башка өлкәләрдән һәм республикалардан килеп эшләүче һәм яшәүчеләр дә шактый күп. Алар арасында үзбәкләр, кыргызлар, әзербәйҗаннар, әрмәннәр, төрекләр бар. Республикабызда барлык милләтләр дус-тату яшиләр. Алар бер-берсенең гореф-гадәтләрен, милли бәйрәмнәрен беләләр, бергә бәйрәм итәләр.

? Татарстанда кайсы милләт вәкилләре яши? Ә Сез үзегез кайдан һәм кайсы милләт вәкиле? Сез Татарстанда күптән яшисезме? Сезнеңчә, татарлар Татарстаннан башка тагын кайсы республикаларда, өлкәләрдә, илләрдә яшиләр? Чит илләрдәге татар диаспоралары турында ишеткәнегез бармы?

20.Сорауларны дәвам итегез. Продолжите вопросы. Complete the questions.

Татарстанда кайсы ...................................? Татар диаспоралары ......................................? Дусларыгыз арасында ...........................? Сез дусларыгыз белән татарча ...................................? Башка халыклар татар милли .................................... ?

21.Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.

Үрнәк:

- Гафу итегез, Казанда үзбәкләр бармы?

- Минемчә, Казанда үзбәкләр күп.

22. Дөрес әйтегез. Скажите правильно. Say it correctly.

Казан шәһәрендә төрле милләт вәкилләре (яшәргә). Татарлар татар телендә дә, рус телендә дә (сөйләшергә). Үткән ел үзбәкләр Казанда Нәүрүз бәйрәмен (үткәрергә). Казахлар Нәүрүз бәйрәменә бишбармак һәм пылау (пешерергә). Бәйрәм көнне кыргызлар һәм әзербәйҗаннар концерт (күрсәтергә).

23. Сораулар куегыз һәм җөмләләрне куегыз. Поставьте вопросы и прочитайте предложения. Make up questions, read the sentences.

................................? Дусларым арасында төрле милләт вәкилләре бар.

................................? Иң якын дустым – Анна- милләте буенча рус.

................................? Төрек дусларым белән мин төрекчә сөйләшә алам.

...............................? Төрекләр Казанда төзелеш фирмаларында эшлиләр.

.................................? Бу әфәнде Кореядан килгән.

4.

Татарстанның табигате турында ничек сөйләшәбез?Как разговариваем о природе Татарстана?

How to talk about Tatarstan nature?

 

+24.Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


- Татарстанның табигате матурмы?

- Әйе, бик матур. Монда зур елгалар да, калын урманнар да, кечкенә таулар да, тигез далалар да бар.

- Ә һава торышы нинди?

- Шагыйрь Тукай әйткәнчә, җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява.

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ!ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!


Урман –лес-forestкүл –озеро-lakeҗил –ветер-windкояш –солнце-the sun

Дала –степь-steppeболын –луг-gladeяңгыр –дождь-rainболыт –облако-cloud

Кыр –поле-fieldтигезлек –равнина-plainкар –снег-snowкалын –густой-dense, thick

Елга –река-riverһава торышы –погода-weatherбоз –лёд-iceтигез –ровный- flat


Рис. Природа Татарстана

+25. Тыңлагыз, укыгыз, сорауларга җавап бирегез. Прослушайте, прочитайте и ответьте на вопросы. ...............Read, answer the questions.

Татарстанның табигате матур, бай һәм төрле. Калын урманнар да, тигез далалар да бар анда. Урманнарда төрле агачлар үсә. Агачлар арасында төрле хайваннар яши: аюлар, бүреләр, төлкеләр, куяннар. Кошлар да күп.

Татарстан аша дүрт зур елга ага: Идел, Кама, Нократ, Агыйдел. Кечкенә елгалар һәм күлләр дә күп.

Татарстанның климаты уртача: кышлары артык салкын түгел, ә җәйләре артык эссе булмый. Шуңа күрә республиканың бай табигате игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнү өчен бик уңайлы.

Чиста табигать – сәламәтлек нигезе. Шуңа күрә аны сакларга кирәк.

?Татарстанның табигате нинди? Сез табигатьтә ял итәргә яратасызмы? Табигатьне саклау өчен, нәрсәләр эшләргә кирәк?

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ!ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!


аю – медведь-bear

бүре –волк- wolf

төлке –лиса- fox

куян –заяц- hare

карга – ворона-crow

сыерчык-скворец- starling

чыпчык – воробей- sparrow

сандугач-соловей- nightingale


26. Сораулар куегыз һәм җөмләләрне укыгыз. Make up questions, read the sentences.

................................................? Татарстанның табигате бик матур.

.................................................? Татарстан урманнарга, елга-суларга бик бай.

................................................? Татарстан аша Идел, Чулман, Нократ, Агыйдел елгалары ага.

................................................? Урманнарда аю, бүре, төлке, куян һәм башка хайваннар һәм кошлар яши.

................................................? Татарстанның төп байлыгы –нефть.

27. Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.

Үрнәк:

- Син урманда булырга яратасыңмы?

- Әлбәттә.

- Урманга еш барасызмы?

- Еш дип әйтергә мөмкин.

- Урманда нишлисез?

- Җәен җиләк, гөмбә җыябыз, кышын саф һава сулыйбыз, чаңгыда шуабыз.

28. Җөмләләрне дәвам итегез. Продолжите предложения. Complete the sentences.

Без авылга кайтырга яратабыз, чөнки ........................ Авылда һава ............................ Авыл кешеләре терлекчелек һәм игенчелек .......................... Җәен күпчелек балалар авылга кайта, чөнки................................ Авыл кешеләре .............................

29. Җөмләләр төзеп әйтегез.Составьте предложения. Make up sentences.

Барасым бар, күреп була, кермәкче булды, карап чыктык, көлеп җибәрде, әйтергә туры килде, эшли алмый, бармаска мөмкин, кайтырга тиеш, күрергә кирәк.

30. Үрнәк буенча һава торышы турында әйтегез. Скажите о погоде по образцу. Talk about the weather according to the model.

Үрнәк:

Бүген Казанда 22 градус җылы. Аязучан болытлы һава. Явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнчыгыштан, секундына 5 метр тизлектә. Төнлә температура - 19 градус.

Кояш сәгать 5 тә чыга, 21 сәгать 23 минутта бата. Көн озынлыгы – 16 сәгать 23 минут.

+31. ”Шүрәле” әкиятен тыңлагыз һәм укыгыз. Прослушайте сказку “Шурале”. Listen to the fairytale “Shurale” and read it.

Диск 2 №1

5.

Танылган татарлар турында ничек әйтәбез?Как говорим об известных татарах?

How to talk about famous Tatars?

+32.Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


- Әйтегез әле, дөньякүләм танылган татарлардан Сез кемнәрне беләсез?

- Минемчә, алар шактый күп! Минем Муса Җәлил, Рудольф

Нуриев, Рәшит Сюняев, Ирек Мөхәммәтов, Гаяз Исхакый турында укыганым бар.


+33. Тыңлагыз, укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез. Прослушайте, прочитайте и ответьте на вопросы. .............Read and answer the questions.

Дөньяда 7 миллионнан артык татар исәпләнә. Алар Татарстанда, Россиянең төрле төбәкләрендә һәм өлкәләрендә, БДБ илләрендә һәм чит илләрдә дә яшиләр. Төркиядә, Кытайда, Америкада, Финляндиядә татар диаспоралары шактый зур. Шулай ук Австралиядә, Германиядә, Япониядә, Балтыйк буе дәүләтләрендә дә татарлар яши.

Үзләренең фәнни ачышлары, сәләтләре, иҗатлары, ирешкән казанышлары белән дөньяда танылган татарлар аз түгел. Алар арасында Йосыф Акчура, Садри Максуди, Муса Җәлил, Рудольф Нуриев, Роальд Сәгъдиев, Абдулла Аббас, Роберт Нигъмәтуллин, Рәшит Сюняев, Ирек Мөхәммәтов, София Гобәйдуллина кебек күренекле шәхесләр бар.

Мәсәлән, Йосыф Акчура Төркиянең Бөек Милли Мәҗлесе депутаты, Төркия президенты Кәмал Ататөрекнең мәдәният һәм сәяси мәсьәләләр буенча киңәшчесе, Истамбул университеты профессоры була. Абдулла Аббас - Кытайның Синьцзян университеты профессоры, биология фәннәре докторы, Бөтенкытай халык вәкилләре мәҗлесе депутаты. Рәшит Сюняев – Росссия фәннәр академиясе академигы, атаклы астрофизик, хәзерге вакытта Германиянең Гархинг шәһәрендә Макс План исемендәге Астрофизика институты белән җитәкчелек итә

Казан егете Ирек Мөхәммәтов - Бөекбританиянең Король балеты солисты, “Дөньяның иң оста биючесе” дигән мактаулы исем лауреаты. София Гобәйдуллина – атаклы композитор, Германиядә яши һәм музыка иҗат итә. Сергей Шәкүров, Чулпан Хаматова, Марат Башаров – танылган театр һәм кино артистлары. Ринат Дасаев, Зиннәтулла Биләлетдинов, Марат Сафин, Алинә Кабаева – дөньякүләм танылган спортчылар, Алсу Сафина – “Евровидение” конкурсы лауреаты....

Шулай ук татар мәдәниятенең якты йолдызлары – әдипләр Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов, Галиәсгар Камал, Кәрим Тинчурин, Хәсән Туфан, Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев, Гомәр Бәширов, рәссамнар Бакый Урманче, Харис Якупов, композиторлар Салих Сәйдәшев. Фәрит Яруллин, Рәстәм Яхин, Нәҗип Җиһанов, Сара Садыйкова, җырчылар Рәшит Ваһапов, Хәйдәр Бигичев, Илһам Шакиров – дөнья мәдәниятенә зур өлеш керткән бөек шәхесләр, олуг талантлар.

? Татарлар кайларда яшиләр? Башка илләрдәге татар диаспоралары турында нәрсәләр беләсез? Танылган татарлардан кемнәр турында ишеткәнегез яки укыганыгыз бар?



2015-12-04 562 Обсуждений (0)
Саннарны ничек кулланабыз? 9 страница 0.00 из 5.00 0 оценок









Обсуждение в статье: Саннарны ничек кулланабыз? 9 страница

Обсуждений еще не было, будьте первым... ↓↓↓

Отправить сообщение

Популярное:
Почему двоичная система счисления так распространена?: Каждая цифра должна быть как-то представлена на физическом носителе...
Почему люди поддаются рекламе?: Только не надо искать ответы в качестве или количестве рекламы...
Почему человек чувствует себя несчастным?: Для начала определим, что такое несчастье. Несчастьем мы будем считать психологическое состояние...
Как построить свою речь (словесное оформление): При подготовке публичного выступления перед оратором возникает вопрос, как лучше словесно оформить свою...



©2015-2024 megaobuchalka.ru Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. (562)

Почему 1285321 студент выбрали МегаОбучалку...

Система поиска информации

Мобильная версия сайта

Удобная навигация

Нет шокирующей рекламы



(0.008 сек.)